Кичә башкалабызның Ратуша бинасында Россия II технологик туры ачылды. Аны ачу тантанасында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Европа Технологик тур ассоциациясе президенты Свен Лингъярд, Россия Технологик тур ассоциациясе президенты Константин Фокин катнашты.
Технологик турда катнашучылар һәм кунакларны ТР җитәкчелеге исеменнән Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов сәламләде. "Казанның, Мәскәү һәм Томск белән беррәттән, технологик тур программасына очраклы гына кертелмәвенә иманым камил. Татарстан югары технологияләрне үстерү стратегиясен актив төстә тормышка ашырып килә. Республикабыз РФдә инновация үзәкләренең берсе булып тора", – диде ул. Премьер "Идея" технопаркының, "Мастер" Кама индустриаль паркы, Алабуга махсус икътисадый зонасының инновация продукциясен эшләү һәм гамәлгә кертүнең чын мәгънәсендә үзәкләренә әйләнүен билгеләп үтте.
"Тәҗрибәбезне илебезнең башка төбәкләренең дә актив куллануын әйтеп үтү күңелгә рәхәтлек бирә. Хәзерге вакытта без Татарстан Республикасын Россиядә IT-индустрияне үстерү буенча лидерга әйләндерү бурычын куябыз", – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Технологик турны ачу тантанасыннан соң Россия технологик тур ассоциациясе президенты Константин Фокин журналист-ларга әлеге чараның Европа илләрендә 4-5 елга бер тапкыр уздырылуын хәбәр итте.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.