24 сентябрьдә ТР Дәүләт Советының дүртенче чакырылыштагы бишенче утырышы узачак

2009 елның 23 сентябре, чәршәмбе
ТР Дәүләт Советының дүртенче чакырылыштагы бишенче утырышы иртәгә -24 сентябрьдә Казанда чакырылачак.

Көн тәртибенә 42 мәсьәлә чыгару көтелә, аның 22е - Татарстан Республикасы закон проектлары, 11е - федераль закон проектлары, РФ субъектлары закон чыгару органнары закон инициативалары һәм мөрәҗәгатьләре. Республика закон проектларының 11е - беренче, 7се - икенче укылышта, 2се тулаем кабул итүгә чыгарыла. Бер закон проектын караудан алырга, берсенең срокларын озайтырга тәкъдим ителә. Көн тәртибенә кертелгән сораулар арасында ТР Дәүләт Советының РФ Дәүләт Думасына җибәрү өчен әзерләнгән "Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлеше 251 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында" федераль закон проекты - закон инициативасы да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International