Уфадагы күргәзмәдә Татарстан төзүчеләре дә катнаша

2009 елның 23 сентябре, чәршәмбе
Уфада "Уралстройиндустрия-2009" дип аталган XIX халыкара махсуслаштырылган күргәзмә үз эшен башлады.

Әлеге күргәзмә Башкортстанда даими оештырыла һәм анда күп төбәкләрдән вәкилләр катнаша. Быел да бу чарага Россиянең 18 төбәгеннән 120дән артык ширкәтнең вәкилләре һәм чит илләр белән хезмәттәшлек итүчеләр килде.

Күргәзмә Уфадагы "Акбүзат" ипподромы манежында ачылды. Аның тантанасына Башкортстан республикасы хөкүмәте башлыгы Раил Сарбаев һәм башка югары җитәкчеләр килде. Ул әлеге чараның яңа технологияләрне гамәлгә кертүгә этәргеч бирәчәгенә өметен белдерде.

Күргәзмәдә Татарстанның "Техстрой" ширкәте вәкилләре дә катнаша. Казаннан килгән кунаклар үзләрендәге алдынгы тәҗрибә белән уртаклаша һәм үзләре дә биредән файда алырга, яңа хезмәттәшләр табырга ышанычын белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International