Казанда "Россия - спорт державасы" форумы 3,5 меңгә якын кеше җыячак

2009 елның 22 сентябре, сишәмбе
22 сентябрьдә ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында Казанда 22-25 октябрьдә "Россия - спорт державасы" I бөтенроссия форумына әзерлек һәм үткәрү мәсьәләләре буенча эш киңәшмәсе узды. Видеокүпердә Татарстан Хөкүмәт йорты һәм республиканың РФдагы тулы вәкаләтле вәкиллеге катнашты, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә диалогның нечкәлекләре хакында ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволарының җитәкчеләре катнашты.

Тулы вәкаләтле вәкиллекнең конференция залына РФ Президентының Дәүләт Советы эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе җитәкчесе урынбасары, Россия Президенты каршындагы физкультура һәм спортны үстерү советы секретаре Алексей Кулаковский, статс-секретарь - Россия спорт һәм яшьләр сәясәте министры урынбасары, форумны оештыру комитетының җаваплы секретаре Наталья Паршикова, РФ Президентының Матбугат хезмәте һәм мәгълүмат идарәсе җитәкчесе Андрей Цыбулин һ.б. катнашты.

Иртәгә Мәскәүдә форумны оештыру комитеты утырышы була, аны Россиянең вице-премьеры Александр Жуков җитәкли. ТР Премьер-министры форумны әзерләү турындагы доклад белән чыгыш ясаячак. Октябрь башында Татарстан башкаласында форумны оештыру комитетының күчмә утырышы була.

Казанда "Россия - спорт державасы" форумында 3,5 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә, алар арасында Россия, якын һәм ерак чит илләр спортчылары, тренерлары булачак. Форум федераль һәм республика бюджетларыннан финансланачак.

ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе сүзләренчә, Казанда форум кысаларында спорт чаралары үтәчәк. Республика бу чараларны 2009 елда Татарстанда игълан ителгән Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше кысаларында үткәрәчәк. "Баскет-холл"да тамашачылар игътибарына спорт-гимнастика шоуы тәкъдим ителә, анда Россиянең нәфис гимнастика буенча җыелма командасы катнаша. Ул Россия Кубогы һәм "Йолдыз" 10 нчы юбилей турниры кысаларында узачак.

Форум кысаларында үткәреләчәк зур ярышлар арасында регби буенча Россия чемпионатының 5 нче туры, коляскалы инвалидлар арасында баскетбол буенча Россия Кубогы, җиңел атлетика буенча Идел буе федераль округы беренчелеге, 9 дисциплина буенча республика студентлар декадасы бар.

Казанда "Россия - спорт державасы" форумын үткәрү көннәрендә 2013 елгы Универсиада объектларын ачу планлаштырыла. Аерым алганда, Көрәш сарае һәм Теннис академиясе күздә тотыла.

"Корстон" форумның төп мәйданы булачак, анда РФ Президенты каршындагы физкультура һәм спортны үстерү буенча советның пленар утырышы, "түгәрәк өстәл", мастер-класслар һ.б. узачак. Форумда Россиядә балалар-яшүсмерләр спортын үстерүгә зур игътибар биреләчәк.

"Корстон"да "Спортта инновацияләр" халыкара күргәзмәсе була, анда әйдәп баручы Россия һәм чит компанияләренең спорт өлкәсендәге яңа технологияләре һәм эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә экспозициянең мәйданы 1300 квадрат метр тәшкил итә, аның 108ен Татарстан эшләнмәләре биләячәк. Казанда форум барган көннәрдә документаль спорт киносы фестивале уза, анда катнашу өчен дөньяның 20 иленнән 70 гариза тапшырылган. Әмма фестивальдә бары тик 40 иң яхшы эш күрсәтеләчәк.

Бүген киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгына "Россия - спорт державасы" форумы вакыйгаларын "Вести-24", "Спорт" һәм "Russia Today" телеканалларында турыдан-туры трансляциясен тәэмин итүне йөкләде. 14 октябрьдә форум сайтында журналистларны аккредитацияли башлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International