Казанда донорлар ярышы узачак

2009 елның 22 сентябре, сишәмбе
24 сентябрьдә Казанның "КАИ Олимп" мәдәни-спорт комплексында донорлар өчен "Донор тәвәккәл, оста һәм көчле!" исемле спорт бәйрәме уздырыла. Аны "Росплазма" федераль дәүләт учреждениесенең Казандагы филиалы оештыра.

Оешманың үсеш бүлеге башлыгы Оксана Усманова "Татар-информ"га хәбәр иткәнчә, бәйрәм кысаларында күңелле спорт ярышлары узачак. Анда плазма үзәге донорлары, "Татфондбанк"акционер инвестицион-коммерция банкы" ААҖте, Казан хакимиятенең балалар һәм яшьләр эшләре Комитеты каршындагы "Подросток" муниципаль унитар ширкәте, Казан яшьләр оешмалары советы командалары катнаша.

Чараны "Росплазма" учреждениесенең Казандагы филиалы башлыгы Марат Мрасов, Казан хакимиятенең балалар һәм яшьләр эшләре Комитеты җитәкчесе Ленар Закиров ачар дип көтелә. Шулай ук чарага кунак булып Татарстанның атказанган тренеры Рәшид Сөнгатов, РСФСРның хоккей буенча атказанган тренеры Анатолий Романов, Россиянең армспорт буенча атказанган тренеры Валерий Маслов та чакырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International