Фәрит Мөхәммәтшин ТР Спас муниципаль районына сәфәр кыла

2009 елның 22 сентябре, сишәмбе
22 сентябрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Спас муниципаль районына сәфәр кыла.

Республика парламенты башлыгы кече хуҗалыкларның үсешенә һәм авыл халкының эш активлыгын күтәрүгә багышланган зона киңәшмәсе үткәрә. Киңәшмә башланганчы Тукай, Екатериновка, Красный Вал, шулай ук Болгар шәһәрендә шәхси ярдәмче хуҗалыклар, кооперативлар, шәхси эшмәкәрләр субъектларында булу планлаштырылган, дип хәбәр итә ТР парламентының матбугат хезмәте.

Киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "Агросәнәгатьне үстерү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме турындагы" доклад белән чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International