Суворовчылар Алабугада да бар

2009 елның 21 сентябре, дүшәмбе
Алабугада Суворов училищесы ачылды. Ул каладагы милиция мәктәбе базасында эшли башлады. Биредә 8 сыйныф тәмамлаган 100 укучы белем алачак.

60 еллык тарихы булган, хокук саклау органнарына 40 меңнән артык белгеч әзерләгән данлыклы Алабуга милиция мәктәбе быел ябылган иде. Суворов училищесы ачылу белән исә әлеге мәктәпнең базасы сакланып кала. Училищега кадетлар Татарстаннан гына түгел, Идел буендагы башка төбәкләрдән дә кабул ителгән. Уку йортын ачу тантанасында катнашкан республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәт-шин: "Олы тарихы булган милиция мәктәбенең бө-тенләй югалып калмавы сөенечле хәл, – диде. – Инде бездә ике суворовчылар мәктәбе булды. Иң мөһиме: монда өч ел белем алган яшьләр ялгыш юлдан кит-мәячәк. Аларның тиешле хәрби әзерлекләре дә булыр, гражданлык позиция-ләре дә сакланып калыр".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International