Д.Мостафин:"Тарихи белем бирү сыйфаты укытучылар әзерлеге һәм дәреслекләр сыйфатына бәйле"

2009 елның 21 сентябре, дүшәмбе
21 сентябрьдә ТР Дәүләт Советында узган тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары форумында ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин тарих һәм җәмгыять белемен укытудагы проблемаларны хәл итү мәсьәләләренә тукталды.

Данил Мостафин сүзләренчә, тарихи белем бирү теләсә кайсы җәмгыятьтә аерым урын алып тора. "Бу үсеп килүче буында дөньяга караш, мәдәни-әхлакый кыйммәтләр, гражданлык һәм ватанпәрвәрлек формалаштыру белән бәйләнгән", - дип, ул соңгы елларда тарихи белем бирүнең концептуаль өлеше сизелерлек үзгәреш кичерүен билгеләп үтте.

"Без яхшы аңлыйбыз: тарихи белем бирүнең сыйфаты укытучыларның әзерлегеннән һәм дәреслекләрнең сыйфатына бәйле. Монда эш укыту-методик комплектлар төзү буенча максатчан эш алып барырга кирәк", - диде Д.Мостафин, ТР Мәгарифне үстерү институты тарафыннан төп мәктәп, 10-11 сыйныфлар өчен Татарстан тарихы буенча мондый комплектлар эшләнүен хәбәр итте. Алар федераль дәрәҗәдәге экспертлар тарафыннан югары бәяләнгән. Алда - региональ компонентлы җәмгыять белеме укыту-методик компонентларны эшләү. Шул ук вакытта тарихның барлык дәверләрен өйрәнгәндә җирле материалны куллану һәм гомумән җәмгыять белеме дисциплиналары буенча методик эшкәртмәләр әзерләүгә ихтыяҗ зур.

"Безне бүгенге көндә төп мәктәптә 5-7 нче сыйныфларда белем бирү сыйфаты борчый. Алга таба без 7 нче сыйныфтан алып БДИ буенча тикшерү материаллары һәм халыкара тикшеренүләр аналоглары нигезендә контроль системасын кертергә җыенабыз", - дип хәбәр итте Д.Мостафин.

Урынбасар сүзләренчә, укучыларның тарих һәм җәмгыять белеме буенча Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре бик борчый. Алар 2009 елда Россия буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк булган.

Данил Мостафин үз чыгышында тарих укытуның толерант фикер йөртүне формалаштыру мәсьәләсенә тукталды, бу нисбәттән узган ел республиканың 56 мәктәбендә "Диннәр тарихлары" курсы укытылуын билгеләп үтте. Бүген тарих укытучысының мәгълүмат җирлегендә хәбәрдар булуы мөһимлеге, Бөек Ватан сугышында Җиңү фактын, музей педагогикасын, туган төбәктәге экскурсияләрне балаларны тәрбияләүдә файдалану зарурлыгын ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International