Казан мәктәпләре, балалар бакчалары һәм хастаханәләрендә җылыту сезоны башлана

2009 елның 21 сентябре, дүшәмбе
Соңгы вакытта Татарстан башкаласында тәүлекнең уртача җылылыгы 8-10 градустан артмаганга, бүген мэр Илсур Метшин шәһәр җитәкчелегенең "дүшәмбе киңәшмәсе"ндә социаль учреждениеләргә, аерым алганда мәктәпләргә, балалар бакчаларына һәм медицина учреждениеләренә, җылылык җибәрү турында күрсәтмә бирде. Норматив буенча, җылыту сезонын башлар өчен әйләнә-тирәнең температурасы 5 тәүлек буена 8 градус җылыдан күтәрелмәскә тиеш. Узган елны җылыту сезоны исә 15 сентябрьдә башланып киткән иде.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең якын арада чыгарылачак күрсәтмәсе нигезендә торак йортларга да тора-бара җылылык биреләчәк. Моның өчен идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләр һәм торак-төзелеш кооперативлары үз йортларын җылылык белән тәэмин итә торган предприятиеләргә тоташтыру буенча заявка бирергә тиеш булачак. Чөнки аннан соңгы көйләү-җайлау эшләре генә дә 2-3 атнага сузылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International