Зилә Вәлиева: "Татарстан Республикасы мәдәнияте" порталының киләчәге бар!"

2009 елның 21 сентябре, дүшәмбе
Глобаль виртуаль дөньяның киң мәгълүмат челтәрендә Татарстан һәм татар мәдәниятенә багышланган яңа портал туды. www.culture.tatar.ru адресы буенча урнашкан портал "Татарстан Республикасы мәдәнияте" исемендә чыга. Бүген ТР Мәдәният министрлыгы бинасында порталны тәкъдир итүдә ТР Премьер-министр урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова, ТР мәгълүмат технологияләре Үзәге генераль директоры Николай Никифоров, порталны ясаучы компания вәкиле Анна Устиновская катнаштылар.

ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева билгеләп үткәнчә, портал проекты "2008-2011 елларда Электрон Татарстан" программасы кысаларында тормышка ашырыла. Аның максаты - Татарстанның виртуаль мәдәният дөньясын төзү һәм аны бөтен дөнья киңлегенә чыгару. "Портал ике төрле функция үти. Берсе - мәгълүмат бирү функциясе. Ягъни портал аша Татарстан мәдәнияте, мәдәни мирасы турында белеп була. Башка порталлардан аермалы буларак, безнең портал коммуникатив, ягъни аралашу-аралаштыру функциясен үти. Порталга керүче һәркем материаллар буенча үз фикерләрен җиткерә, төрле темаларга кагылышлы сораштыруларда катнаша, үз материалларын урнаштыра ала", - дип ассызыклады министр.

Порталда төп мәгълүмат темалар буенча 9 блокка бүленә. Алар - Мирас, Традицияләр, Иҗат, Мәгариф, Хезмәттәшлек, Этика, Хәйриячелек, Бергәлекләр, Мәдәният өлкәсендә хезмәт күрсәтү. Мәгълүмат теманы аналитик күзәтү, тарих, белгечләр бәяләмәсе аша җиткерелә. Белгечләр - мәдәният учреждениеләре белгечләре, галимнәр, иҗат зыялылары һәм башкалар үз фикерләре белән уртаклаша, бәяләмәләрен бирә. Бүлекләрдә шәхесләр турында мәгълүмат, медиатека да китерелә. Порталда вакыйгалар һәм истәлекле даталар Календаре, мәдәни чаралар афишасы урнаштырыла. Сайт аша башка мәгълүмат чыганаклары турында белеп була. Зилә Вәлиева сүзләренә караганда, портал Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребездә дә кызыксыну уятыр. Моны күздә тотып, порталны татар телендә дә карарга була. Аның алга таба инглиз телендәге варианты булачак, дип фаразлана. Татар телен белмәгән ватандашларыбыз аның рус телендәге бите белән таныша алачак. "Портал яшьләребез белән эшләүдә булышлык күрсәтәчәк. Безнең өчен үзара элемтәгә керү, аралашу мөһим. Белем, тәрбия бирү кебек максатларны тормышка ашырганда шулай ук портал мөмкинлекләреннән файдаланачакбыз. Минемчә, портал үсешенә үз өлешен файдаланучылар кертергә тиеш. Проектның киләчәге бар һәм ул алга таба үсеш алачак", - дип ышандырды мәдәният министры Зилә Вәлиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International