Рөстәм Миңнеханов: "Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсе иң көчлеләрдән санала"

2009 елның 21 сентябре, дүшәмбе
Бүгенге көндә Татарстанда "Сәламәтлек" милли проектының 16 юнәлешен тормышка ашыру белән беррәттән, өч яңа юнәлеш буенча эш алып барыла. Алар - сәламәт яшәү рәвешен булдыру, кан тапшыру һәм әзерләү хезмәтен камилләштерү, М7 федераль юлында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләрендә зарарланган кешеләргә медицина ярдәмен күрсәтү. Әлеге өч проектны гамәлгә ашыруга Татарстан 500 миллион сумга якын акча алачак. Барлыгы 2009 елда федераль бюджеттан безгә 2,4 миллиард сум акча күчерү планлаштырыла", - дип белдерде бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында үткән, республикабызда "Сәламәтлек" өстенлекле проектын тормышка ашыруга һәм югары технологик медицина ярдәмен күрсәтүгә багышланган утырышта.

Татарстанда 2009 ел Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан ителә. "Шуңа күрә һәрбер эшебез сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләүгә юнәлтелгән булырга тиеш. Бездә сәламәтлек саклау өлкәсе иң көчлеләрдән санала. Югары технологик медицина ярдәмен күрсәтү дә бездә югары дәрәҗәдә. "Сәламәтлек" проектын тормышка ашыру республикага күп нәрсә бирә", - дип ассызыклады Премьер-министр.

Утырышта ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов республикабызда "Сәламәтлек" милли проектын тормышка ашыруның төп нәтиҗәләре белән таныштырды. Аның әйтүенә караганда, проектны Татарстан 2006 елдан башлап гамәлгә ашыра. Бу вакыт эчендә федераль бюджеттан әлеге максатка 6,5 миллиард сум акча юнәлтелә. Проект юнәлешләрен уңышлы үтәү яңа туган балалар санын арттырырга мөмкинлек бирә. Быел, 2008 ел белән чагыштырганда, 1500гә күбрәк бала дөньяга килә. Татарстанда яңа туган сабыйлар арасында үлем-китем очраклары кими. Халык үлеме күрсәткече тотрыклылана. Бүген бу күрсәткеч 1000 кешегә 13не тәшкил итә. "Шул ук вакытта Спасс, Чирмешән, Югары Ослан, Тәтеш һәм Кайбыч районнарында үлем күрсәткече 19га җитә. Бу - актуаль проблема. Шуны да әйтергә кирәк: әлеге районнарда яшәүче халыкның күбесе социаль ташламалардан ваз кичә. Бу - бюджет өчен дә авырга килә. Кешеләрнең үзләренең дә сәламәтлекләре какшарга мөмкин", - дип ассызыклады министр.

Айрат Фәррахов республикада сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү максатыннан тәмәке тартуга каршы көрәш алып бару мәсьәләсен дә күтәрде.

Кан тапшыру һәм әзерләү хезмәтен үстерүгә килгәндә, федераль бюджеттан аңа 200 миллион сум акча юнәлтү фаразлана. Казан, Яшел Үзән, Әлмәт, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә урнашкан кан тапшыру станциясе филиаллары әлеге юнәлешне гамәлгә ашыру дәвамында 65 төрле җиһаз алырга тиеш. Шуларның яртысы файдалануга тапшырылган инде.

Министр сүзләренчә, М7 федераль юлындагы юл-транспорт һәлакәтләрендә зарар күрүчеләргә медицина ярдәмен күрсәтүне камилләштерү максатыннан, республикада беренче, икенче һәм өченче дәрәҗәдәге тугыз травма үзәге төзеләчәк. Аларны 260 миллион сумга җиһазландыру күздә тотыла. Октябрь аенда "Электрон Хөкүмәт" программасы кысаларында трассада медицина ярдәмен күрсәтү эшен җайга салырга ярдәм итәчәк электрон программа эшли башлар дип көтелә.

2010 елда Татарстан, Россиядә бердәнбер субъект буларак, өч яңа өстенлекле проектны тормышка ашырачак. Беренчедән, республикада Төбәк онкология үзәген төзү планлаштырыла. Әлеге максатка 1 миллиард сумга якын акча күчерү фаразлана. Шулай ук республикада М5-Урал юлында зарар күрүчеләргә медицина ярдәмен күрсәтү проектын гамәлгә ашыру кысаларында Бөгелмә һәм Баулы шәһәрләрен медицина-техник яктан җиһазландыру күздә тотыла. Өченче проект - кан тамырлары авырулары булган кешеләргә ярдәм күрсәтү. Татарстанда әлеге юнәлеш бер ел буе республика максатчан программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Хәзер бу проектка федераль бюджет акчасын юнәлтү күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International