Ф.Мөхәммәтшин: "Күпмилләтле Татарстанда гуманитар белемнәрне формалаштыру икеләтә авыр"

2009 елның 21 сентябре, дүшәмбе
21 сентябрьдә ТР Дәүләт Советында Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының республика форумы уза. Анда Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Римма Ратникова, ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, ТР Мәгарифне үстерү институты белгечләре, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары катнаша.

Форумда 2009-2010 уку елында гомумбелем бирү учреждениеләрендә тарих һәм җәмгыять белемен өйрәнү, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында уздырылачак чаралар, Бердәм дәүләт имтиханын мәҗбүри тапшыру шартларында тарих һәм җәмгыять белемен укытуда заманча алымнар, 2009 елда Парламент дәресен уздыруга кагылышлы мәсьәләләр күтәрелә.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә быел икенче тапкыр узыдырыла торган форумда Татарстан парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясап, көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләрнең бигрәк тә Россия җәмгыятендә бара торган үзгәрешләр, республика мәгарифен яңарту шартларында актуаль булуын билгеләп үтте. Спикер сүзләренчә, Татарстан Республикасы мәгариф тармагына кертелә торган новацияләр мәктәптән конкурентлыкка сәләтле, тормышка яраклы яшь кеше әзерләп чыгаруга юнәлтелгән.

"Яшьләр елдан-ел сәяси тормышта активрак катнаша", - дип белдереп, Фәрит Мөхәммәтшин РФ Дәүләт Думасы тарафыннан хакимиятнең муниципаль органнарына 18 яшьтән сайланырга мөмкинлек бирә торган законның беренче укылышта кабул ителүен билгеләп үтте. Татарстанда 2010 елда муниципаль сайлауларның федераль законнардагы яңалыкларны исәпкә алып уздырылачагын хәбәр итте.

Спикер укучыларның сәяси тормышка карата кызыксынуы арта баруы шартларында игътибарны укытучыларның эш алымнарына юнәлтте. РФ Президенты Дмитрий Медведевнең "Россия, алга" язмасы белән танышырга чакырып, парламент башлыгы анда хокукый культура һәм законнарны үтәп яшәү, башкаларның хокукларын хөрмәт итеп яшәү төшенчәләрен сеңдерергә кирәклеге турында сүз баруын әйтте. Ф. Мөхәммәтшин законнар эшләү һәм кабул итү генә түгел, аларны үтәп яшәргә, моның өчен педагоглар белән берлектә көч куярга кирәклеген, өлкәннәрнең укучыларга үрнәк булып торырга тиешлеген ассызыклап үтте.

Парламент башлыгы сүзләренчә, РФ Президенты тарафыннан куелган бурычларны үтәү белән тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә шөгыльләнүләрен билгеләп үтеп: "Чын гражданинны үткән турындагы тирән белемнәргә таянып кына тәрбияләп була. Соңгы елларда җәмгыять белеме дисциплиналарын укытучылар авыр хәл алдында калды. Чөнки егерменче гасыр ахырында-егерме беренче гасыр башында төрле фикерләр,төрле идеологияләр барлыкка килде. Бу төрлелек җәмгыять белеме дисциплиналарында чагылыш тапты. Кызганычка каршы, соңгы вакытта тарихны бозып күрсәтү очраклары еш күзәтелә. Бигрәк тә икенче бөтендөнья сугышының башлану сәбәпләре, җиңүдә Советлар берлегенең роле турындагы фактларга зыян килә, тарихи вакыйгалар сәясиләштерелә", - диде.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, Россиядә тарих һәм иҗтимагый дисциплиналарны укыту катлаулы, күпмилләтле Татарстанда гуманитар белемнәрне формалаштыру икеләтә авыр. "Чөнки сүз республикада яшәүче халыклар тарихы, аларның Россия дәүләте үсешенә керткән өлеше турында бара", - дип, спикер халыкларның бер-берсен хөрмәт итеп яшәүләре, бер-берсенең мәдәниятларын баету зарурлыгын ассызыклап үтте.

"Билгеле: укучыларның сәяси яктан белемлелеге, толерантлылыгы укытучының позициясеннән тора. Укучылар илнең үткәне һәм киләчәгенә

кагылышлы объектив мәгълүматларга мохтаҗ, алар ялганны тиз эләктереп ала, укытучылардан һәм дәреслекләрдән бары тик дөреслекне таләп итә", - дип, спикер тарих һәм җәмгыять белеме предметларының патриотизм тәрбияләргә тиешлеген белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International