И.Метшин: "Казан "Милләтләр кроссы"на Россия шәһәрләре арасында иң күп кеше җыя алды"

2009 елның 21 сентябре, дүшәмбе
20 сентябрьдә ил күләмендә, Бөтенроссия йөгерү көненә багышлап, чабыш буенча "Миллләтләр кроссы" үткәрелде. Россия Федерациясенең 63 шәһәре арасында уздырылган әлеге күләмле чарада Татарстаннан фәкать Казан гына катнашты һәм, 21,5 меңнән артык кеше җыеп, шәһәрләр арасында иң күп кеше җыя алды.

Бүген Казан шәһәре җитәкчелегенең "аппарат киңәшмәсе"ндә мэр Илсур Метшин әнә шулай дип игълан итте.

Киңәшмәдә Башкарма комитетның физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев хисап ясаганча, быелгы 9 нчы тапкыр оештырып уздырылган "Миллләтләр кроссы"нда башта физик мөмкинлекләре чикле булганнар, аннары аерым гаиләләр һәм калганнар, соңыннан VIP-персоналар барлыгы 4 дистанциядә старт алып, ир-егетләр 12 чакрымга, хатын-кызлар һәм яшүсмер егетләр 8әр, кызлар 6 чакрымга ярышты, җиңүчеләргә медальләр һәм кубоклар тапшырылды. VIP-чабышта алдагы урыннарны ТР Министрлар Кабинетының бүлек башлыгы Айрат Хәйруллин, Казан сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов, Мәскәү районы хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Айрат Шәфигуллин бүлеште, диде И.Фәхриев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International