Минтимер Шәймиев "КАМАЗ-Мастер"ны "Ефәк юлы" раллиенда җиңүе белән котлады

2009 елның 15 сентябре, сишәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "КАМАЗ" ААҖнең генераль директоры Сергей Кагогин һәм "Ефәк юлы" проекты җитәкчесе, "КАМАЗ-Мастер" командасы җитәкчесе Семен Якупов адресына котлау телеграммасы юллады. Бу хакта республика Илбашының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Котлау телеграммасында:

"Татарстанлылар һәм шәхсән үземнең исемнән Фирдәүс Кәбиров экипажын һәм "КАМАЗ-Мастер" командасының барлык әгъзаларын республика башкаласында старт алган "Ефәк юлы-2009" халыкара ралли-рейдында җиңүләре белән котлыйм.

Югары дәрәҗәдә оештырылган яңа "Ефәк юлы" ралли-марафонның планетаның иң дәрәҗәле узышларының берсе булырлык мөмкинлекләре бар.

Оешкан төстә, үз-үзегезне аямыйча һәм эшегезгә тугры булып җиңүгә омтылганыгыз өчен рәхмәт. Танылган узышчыларга нык сәламәтлек һәм бәхет, яңа җиңүләр телибез, диелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International