Татарстанның сәнәгать өлкәсендәге мөмкинлек-ләрен Европа эшмәкәрләре сынап карады

2009 елның 15 сентябре, сишәмбе
Бездәге кайсы оешмаларга инвестицияләр кертергә мөмкин булуын кичә Европа бизнесы ассоциация­се вәкилләренә тәкъдим иттеләр. Әлеге ассоциация 1995 елдан бирле эшли һәм 600гә якын компания, банкны берләштерә. Аны Рос­сиядә "Европа бизнесы тавышы" дип тә йөртәләр.

Оешманың төп максаты – чит ил һәм безнең бизнес вәкилләре арасында элемтәләр урнаштыру. Кырыкка якын эшмәкәр республикада тормышка ашырылучы махсус проектлар белән дә танышты. Аерым алганда, кунакларның игътибарын "Алабуга" махсус икътисадый зонасы, Татарстанның инвестиция-венчур фонды һәм "Идея" технопаркы җәлеп итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International