10 сентябрь көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев 2 класслы дәүләт юстиция киңәшчесе, Россия Федерациясе прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Владимир Киршинга генерал погоннары тапшырды.
РФ Президенты 2009 елның 8 сентябрендә чыгарган 1018 нче номерлы Указы нигезендә 2 класслы дәүләт юстиция киңәшчесе В.Киршинга класс чины бирелде
Татарстан Президенты Владимир Киршинны котлады, күпьеллык хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә уңышлар теләде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.