Минтимер Шәймиев исеменә Актаныш муниципаль районында урып-җыю эшләренең уңышлы төгәлләнүе турында телеграмма килде

2009 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Актаныш муниципаль районында урып-җыю эшләренең уңышлы төгәлләнүе турында телеграмма килде. “Актаныш районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре корылыклы ел булуга карамастан, Актаныш игенчесе дигән исемгә тап төшермичә, бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 42,5 центнер уңыш үстереп, барлыгы 180 мең тонна икмәк җыеп алып урып-җыю эшләрен тулысынча төгәлләделәр. Бу зур хезмәт җиңүенә “Әнәк”, “Актаныш” агрофирмалары, “Нива”, “Ташкын”, “Тамыр”, “Чишмә”, “Нигез”, “Наратлы” хуҗалыклары зур өлеш кертте. Сезгә һәм республика хөкүмәтенә күрсәтелгән ярдәмегез өчен чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез”, - диелә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов телеграммасында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International