Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
М.Шәймиев исеменә Буа районында урып–җыю эшләренең тәмамлануы турында телеграмма килде
2009 елның 8 сентябре, сишәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Буа муниципаль районында урып–җыю эшләренең тәмамлануы турында телеграмма килде.
“Урып–җыю эшләре 51,221 мең гектар мәйданда башкарылды, уңыш гектарыннан уртача 44,2 центнер, ашлыкның тулай җыемы 226,4 мең тонна (шуның 137,156 мең тоннасы – бодай) тәшкил итте. Икмәк кабул итү пунктларына 124,13 мең тонна ашлык, шул исәптән 92,23 мең тонна бодай (шуның 78,6 мең тоннасы – өченче класслы бодай) озатылды.
Бу зур хезмәт җиңүе – механизаторларның фидакарь хезмәте, шулай ук “Алтын башак” холдинг компаниясе, “Татспиртпром” ААҖ һәм “ВАМИН–Татарстан” ААҖ инвесторлары белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсе. Буа икмәгенә “Нива” (25,54 мең тонна ашлык суктырды), “Авангард” (20,782 мең тонна), “Дружба” агрофирмалары (19,799 мең тонна), “Кыят” ААҖ, “Коммуна” ҖЧҖ, “Тинчәле” ҖЧҖ, фермер хуҗалыклары саллы өлеш кертте. Буа элеваторы яңа уңышны оператив төстә кабул итүне оештырды. “Буинскагропромснаб” ҖЧҖ, “Мехотряд” ҖЧҖ, район авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешмаларының транспорт хезмәткәрләре ашлык ташуда аеруча өлгерлек күрсәтте. Район авыл хуҗалыгы берләшмәләре ТР төбәк азык–төлек фондына лизинг бурычларын тулысынча түләде. Ашлык сату, 2010 ел уңышына туфрак әзерләү эшләре дәвам итә.
Шәхсән Сезгә һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә күрсәткән ярдәмегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм”, диелә Буа муниципаль районы башлыгы Р.Әбүзәровның телеграммасында.
2009 елның 8 сентябре
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз