Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Студентлар отрядларын дәүләт заказы белән тәэмин итәргә кирәк, дип саный ТР Президенты
2009 елның 8 сентябре, сишәмбе
Студентлар хезмәт отрядларын дәүләт заказы белән тәэмин итәргә кирәк. Бу хакта 8 сентябрь көнне Казан Кремлендә ТРның әйдәп баручы вузларының ректорлары белән узган киңәшмәдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белдерде.
Кризис чорында, бигрәк тә яшьләргә уку өчен акча эшләргә, гаиләгә матди ярдәм күрсәтергә кирәк булганда “Студентлар төзелеш отрядларының эшен оештыру турындагы” мәсьәлә буенча фикер алышу актуаль булып тора. Ә республикада, бигрәк тә 2013 елгы Универсиада алдыннан спорт объектлары төзелешендә катнашу - Казанда булачак Уеннарга әзерләнүгә кушылу мөмкинлеге дә. Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, 2013 елгы Универсиаданың күп кенә объектлары вузлар каршында төзелә. Шулай итеп, университет каршындагы спорт комплекслары төзелешендә катнашып отряд әгъзалары бер үк вакытта өстәмә күнекмәләр ала.
Минтимер Шәймиев шулай ук студентлар хезмәт отрядларына ярдәм күрсәтергә кирәклегенә игътибарны юнәлтте. “Безгә студентлар отрядлары өчен төрле юнәлештә дәүләт заказлары формалаштырырга кирәк, - дип саный ТР Президенты. - Барлык юнәлешләр буенча да ихтыяҗ бар, шулай итеп бөтен өлкәне дә колачларга кирәк”.
ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев үз чыгышында 2001 елдан башлап 2009 елларда студентлар хезмәт отряды эшчәнлегендә 50 меңнән артык студент һәм эшсез яшьләр катнашкан, дип белдерде. Министр сүзләренчә, 2003 елда республикада 4,5 мең кешедән торган 160 отряд формалашкан булса, агымдагы елда 200 отряд оештырылган, анда 8 мең студент хезмәт куйган. Эшчәнлекнең традицион юнәлешләреннән тыш (төзелеш, балалар лагерьларында, авыл хуҗалыгы, төзекләндерү) студентлар хезмәт отрядларының Республика үзәге тарафыннан илнең көньяк төбәкләрендә эшләү өчен студентлар археология, экология, медицина отрядлары оештырылган. Отряд әгъзаларының хезмәт хакы эшчәнлекнең юнәлешенә карап 4,5-14 мең сум тәшкил итә.
Марат Бариев билгеләп үткәнчә, быел Казанда 2013 елда булачак Бөтендөнья җәйге Универсиада объектларын төзелешендә катнашучы студентлар төзелеш отрядлары үсеш алды.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин студентлар хезмәт отрядларында катнашучыларның квалификациясе мәсьәләсенә игътибарны юнәлтте. Министр сүзләренчә, 2010 елның 1 гыйнварыннан башлап төзелеш эшләренә югары квалификацияле җитди әзерләнгән кадрлары булган оешмалар гына җәлеп ителәчәк. “Хәзер 2013 елгы Универсиада объектлары төзелешендә катнашачак яшьләрне урта махсус белем бирүче уку йортларында укытырга кирәк, - дип белдерде Марат Хөснуллин. - Әгәр без студентларны ярдәмче эшләргә генә җәлеп итсәк, аларның кереме аз була. Шуңа күрә студентлар отрядындагы яшьләр квалификацияле эштә катнаша ала торган итеп әзерләргә кирәк”. Министр шулай ук куркынычсызлык техникасы мәсьәләсенә дә игътибарны юнәлтте.
2009 елның 8 сентябре
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз