Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Әхмәт Эргин: “Казанда яратып һәм теләп эшләдем”
2009 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе
Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Әхмәт Эргин белән аның җәмәгатен кабул итте.
Очрашуда ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе – Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов та катнашты.
2009 елның сентябрендә Әхмәт Эргин Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы вазыйфасында үз эшен төгәлләде. Ул бу вазифага 2007 елның декабрендә билгеләнгән иде. 2003–2007 елларда ул Төркия илчелегенең РФдагы беренче секретаре һәм Төркия илчелегенең РФдагы киңәшчесе вазифаларын башкарды.
Әхмәт Эргин республиканың иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнашты, Татарстан-Төркия мөнәсәбәтләрен үстерү өчен күп эш башкарды. Ул Россиядә Төркия мәдәнияте елы кысаларында Төркия Президенты Абдуллах Гюльнең Татарстан Республикасына визитын һәм шул уңайдан күп кенә чаралар һ.б. оештырды.
“Минем Россиядәге 6 еллык миссиям тәмамлана, шуларның ике елы Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы вазыйфасында үтте. Мин үземне туган йорттан киткән кебек хис итәм”, - дип белдерде журналистларга Казан Кремлендә очрашу тәмамлангач Эргин әфәнде.
Әхмәт Эргин Татарстан Президентына бүгенге очрашу өчен рәхмәт белдерде. Әлеге очрашуда консулның республикадагы ике еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Консул Төркия белән Татарстан арасындагы җылы мөнәсәбәттә үткән зур чараларының берсе буларак, бу елның февралендә Төркия Президенты Абдуллах Гюльнең республикага беренче тапкыр визит ясавын билгеләп үтте.
“Төркиягә кайткач Татарстанның “Ак Барс” клубы өчен җан атарга уйлыйсызмы?” дигән сорауга, А.Эргин: “Әлбәттә! Бу хакта Татарстан Президенты белән очрашуда әйттем. 2003 елда мине Мәскәүгә билгеләгәч, мин “Ак Барс” командасы өчен җан ата башладым. “Акбарслылар”га рәхмәтлемен. Алар миңа Казанда чемпионлык хисен кичерергә ярдәм итте”, - диде.
Консул кечкенә серен дә ачты: ул “Ак Барс” җиңгәч “барслылар” формасын киеп Казан урамнарына бәйрәм итәргә чыккан. Эргин әфәнде яраткан клубының матчларын Морозов һәм Зарипов фамилияләре язылган яшел-ак форма киеп карага ярата икән.
Консул сүзләренчә, аны Казанда Төркия илчелегенең Мәскәүдәге тәҗрибәле вәкиле алыштырачак. Аның фикеренчә, башка илдә уңышка ирешүнең сере, нәкъ менә эшләргә бара торган урынны ярату. “Казанда үз эшчәнлегемне яратып һәм теләп алып бардым”, – дип белдерде Әхмәт Эргин.
3 сентябрь 2009 ел.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз