Рамазан ае хәләл кафеларының эш графигына йогынты ясады

2009 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе
Казанның хәләл кафеларының изге Рамазан ае башлану белән эш графигы үзгәрде. Хәләл стандартына туры килә торган кафелар 21–22 сәгатькә кадәр эшли.

Бу чараларда берничә йөз кеше катнашуын билгеләп үтәргә кирәк. Мисал өчен, “АЗУ” татар ашлары ресторанына көн саен ифтар мәҗлесенә йөздән артык кеше килә. Быел Мәрҗани мәчете янында “Рамазан чатыры” ачылды, анда көн саен 300 гә якын кеше була.

Моннан тыш, “Аш-су”, “Сөембикә”, “Мәрҗән” кафеларында да ифтар мәҗлесләре үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International