Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казан Кремлендә дару бәяләрен җайга салу мәсьәләләре хакында фикер алыштылар
2009 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе
3 сентябрь көнне Казан Кремлендә узган очрашуда дару бәяләрен җайга салу мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, тарифлар буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Новиков, ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов, Россия Хөкүмәтенең Социаль үсеш һәм әйләнә–тирә мохитне саклау департаменты директоры Нелли Найговзина һәм башка рәсми затлар катнашты.
Казан Кремлендәге очрашу бу минутларда “Корстон”да узучы “Россия Федерациясендә дару бәяләрен җайга салу” дигән Бөтенроссия киңәшмәсе алдыннан үтте. Сергей Новиковның сүзләренә караганда, форумда илнең барлык төбәкләреннән килгән 400 дән артык белгеч катнаша. Бу карала торган мәсьәләнең әһәмияте зур булуы хакында сөйли, дип саный ул.
Үз чиратында, Минтимер Шәймиев әлеге Бөтенроссия киңәшмәсен үткәрү урыны итеп Казанны сайлаганнары өчен форумны оештыручыларга рәхмәт белдерде. ТР Президентының фикеренчә, бу мәсьәлә буенча ил җитәкчелегенең инициативасы Казанда тормышка ашты, актив гамәлләр кылырга яхшы сигнал булды.
Нелли Найговзина билгеләп үткәнчә, дарулар халыкның яшәү сыйфаты һәм гомер озынлыгы мәсьәләсендә әһәмиятле роль уйный. “Шунлыктан даруларның бәясе һәм сыйфатына бәйле мәсьәләләр аеруча мөһим”, – диде ул.
Аның фикеренчә, Россиядә дару бәяләрен дәүләти җайга салуда билгеле бер тәҗрибә тупланган. Төбәкләрнең уңай тәҗрибәсен гомумиләштерергә вакыт җитте, дип саный департамент башлыгы.
“Дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итми торып, медицина ярдәменең сыйфаты, Россия Хөкүмәте тарафыннан куелган халыкның сәламәтлеген яхшырту, гомер озынлыгын арттыру, авырулар санын киметүгә бәйле бурычларны хәл итү турында сүз алып бару мөмкин түгел”, – дип ассызыклады Нелли Найговзина.
Минтимер Шәймиевнең сүзләренә караганда, Татарстанда Тарифлар комитеты үз эшен камилләштерүне дәвам итә. “Бездә тәҗрибә, проблеманы күзаллау бар. Сез безне ишетәсез, димәк, уртак эш уңышлы барачак”, – диде ТР Президенты.
Искәртеп узабыз, элегрәк ил җитәкчелеге дару бәяләрен җайга салу мәсьәләсен берничә мәртәбә күтәреп чыкты. Мисал өчен, киңәшмәләрнең берсендә Россия Премьер–министры Владимир Путин беренче яртыеллыкта дару бәяләренең 18,3 процентка артуын билгеләп үтте.
Россия Хөкүмәтенең “Тормыш өчен кирәкле һәм мөһим даруларга бәяләрне дәүләти җайга салуны камилләштерү турында”гы карары 8 августта кабул ителде.
Ил Хөкүмәтенең кризиска каршы программасы кысаларында дару бәяләренең артуына каршылык күрсәтү буенча чаралар комплексы эшләнде. Беренче чиратта, әлеге чаралар тормыш өчен кирәкле һәм мөһим дарулар исемлегенә керүче препаратларга кагылачак.
3 сентябрь 2009 ел.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз