Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Минзәлә районы башлыгы Гиоргий Куприяновтан хат килде. Анда, аерым алганда, болай диелә: "Игенчеләр, Минзәлә районы хезмәтчәннәре Республика көненә урып-җыю эшен төгәлләүләре турында хәбәр итә. 43 мең 979 гектар мәйданнан 150 мең тоннадан артык икмәк җыелды".
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Минзәлә районы башлыгы Гиоргий Куприяновтан хат килде. Анда, аерым алганда, болай диелә: "Игенчеләр, Минзәлә районы хезмәтчәннәре Республика көненә урып-җыю эшен төгәлләүләре турында хәбәр итә. 43 мең 979 гектар мәйданнан 150 мең тоннадан артык икмәк җыелды. Бүген районда 2010 ел уңышына нигез салына". Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.