Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов 1 сентябрь – Белем көне белән котлады
2009 елның 1 сентябре, сишәмбе
ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов педагогларны һәм укучыларны 1 сентябрь – Белем көне белән котлады.
“Хөрмәтле коллегалар һәм кадерле балалар! Сезне чын күңелемнән 1 сентябрь – Белем көне белән котлыйм. Иң беренче чиратта, бу - мәктәпкә тәүге тапкыр баручыларның бәйрәме. Бүгенге көндә Татарстанның 36 мең яшь кешесе яңа мәктәп тормышын зарыгып көтә. Аларны мәктәп янында беренче остазлары шулай ук дулкынланып көтә. Хәзерге вакытта республикада 9 301 башлангыч сыйныф укытучысы исәпләнә”, - диелә котлауда.
“Минемчә, күп укучылар өчен яңа тормыш календарь елдан түгел, ә яңа уку елыннан башлана. Кадерле укучылар, студентлар, бу вакытта сез үзегезгә зур тырышлык белән укырга һәм биеклекләрне яуларга сүз бирәсез. Бу вакытта без – өлкәннәр, педагоглар үзебезгә һәм сезгә югары омтылышларыгызны хупларга сүз бирәбез. Хәзер республикада белем алу һәм даими камилләшү өчен уңайлы вакыт.
Республикада менә дүртенче ел инде Татарстан Хөкүмәтенең “Алгарыш” грантлар программасы актив тормышка ашырыла. 2008-2009 уку елында Россия һәм чит ил университетларында 492 кеше стажировка уза һәм белем ала алды. Аларның 131е – студентлар, аспирантлар һәм яшь галимнәр.
Без балаларыбызның белемнәргә һәм яңа ачышларга омтылуын күрәбез. Татарстан балалары “Милләт хәзинәләре”, “Россия киләчәге” бәйгеләрендә, укучыларның бөтенроссия олимпиадаларында уңышлы чыгыш ясавын күрәбез.
Кадерле балалар! Сезгә энтузиазмыгызның саекмавын телим! Педагогларга укучыларының күзләре һәрвакыт нур чәчеп торуын телим. Яңа уку елында бәхет, зур куңышлар телим”, - диелә тәбрикнамәдә.
МА
"Татар-информ"
, 2009 елның 31 августы.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз