ТР Президенты Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен тапшырды

2009 елның 30 августы, якшәмбе

Бүген, Республика көнендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев агымдагы ел лауреатларына Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен тапшырды.

Тантаналы чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәшин, ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Бәйрәм көнендә Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда берничә йөз казанлы һәм башкала кунаклары җыелды. Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларының исемнәре 26 апрельдә шагыйрьнең тууына 123 ел тулуга багышланган шигърият көнендә игълан ителсә дә, республиканың танылган мәдәният эшлеклеләрен күрергә һәм тыңларга теләүчеләр күп җыелган иде.

Бәйрәм тантанасы башлангач республика Илбашы татарстанлыларны бәйрәм белән котлады. Минтимер Шәймиев 19 ел элек Югары Совет тарафыннан Татарстанның дәүләт суверенитетлыгы турында Декларация кабул ителүен искә төшереп үтте. "Без шул көннән башлап үз өстебезгә зур җаваплылык алдык. Бу еллар безнең тәҗрибәле, дус, хезмәт сөючән, талантлы халык икәнлекне күрсәтте, - дип белдерде ТР Президенты. - Без сезнең белән милләтара тынычлык, килешү саклап бөтен дөньяга үрнәк булып торабыз. Сезгә шуның өчен чын күңелдән рәхмәт".

ТР Президенты котлавыннан соң 1958 елдан бирле тапшырыла торган Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреатларының исемнәре игълан ителде. Быел өч түгел, ә дүрт премия бирү каралган. Шулай итеп, Зиннур Мансуров "Теплее греет раненое сердце" шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы һәм "Душа беззаветности полна" китабы өчен, Камил Муллашев - "Сөембикә-ханбикә", "Евразия яки Кыпчак кызы", "Сабантуй", "Думы о Родине", "У истоков Итиля" сәнгать эшләре өчен Дәүләт премиясенә лаек булды.

Язучы-драматург Зөлфәт Хәким, рәссам-куючы Сергей Скоморохов, композитор Рим Хәсәнов, төп рольне башкаручы Рамиль Төхвәтуллин составындагы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Зөлфәт Хәкимнең "Телсез күке" романы буенча шул исемдәге спектакльне куйган һәм төп рольне башкарган өчен, Светлана Романова (Славутская) һәм Геннадий Прытков составындагы В.Качалов исемендәге Казан рус драма академия театры Чехов пьесасы буенча куелган "Вишневый сад" спектаклендә классик рус драматургиясе Раневская һәм Гаев образларын тудырган өчен берьюлы ике театрның иҗат төркемнәре Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән билгеләп үтелде.

Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларына диплом, медаль, чәчәк һәм 300 мең күләмендә акчалата премия тапшырылды. Барлык бүләкләр дә үз геройларына тапшырылгач, һавага Татарстан Республикасы флагы төсләрендәге шарлар очырдылар.

Бу елның лауреатлары бүләкләү тантанасыннан соң "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә хис-кичерешләрен белдерделәр. Зөлфәт Хәким премияне киләчәктә эшләү өчен яхшы стимул дип атады. Язучы сүзләренчә, әсәрнең республика халкы тарафыннан хөрмәтләнүе зур бәхет. Светлана Романова (Славутская) премия тапшыру вакытында бик дулкынландым, чак кына еламадым, дип белдерде.

Популяр башкаручы Алсу өчен 6 җыр язган композитор Рим Хәсәнов: "Мин дулкынлану, рәхмәт һәм канатлану хисләре кичерәм. Мин үземнең иҗадым белән халыкка кирәклегемне аңладым". Аның сүзләренчә, ул хәзер Алсу белән татар телендә икенче компакт-диск яздыру өстендә эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International