28 августта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Түбән Новгородта Россия Федерациясе Генераль прокуроры һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиллеге каршындагы уртак утырышта катнашты.
“Россия Федерациясе прокуратурасы органнарының хезмәт законнарын үтәү, шул исәптән Идел буе федераль округы төбәкләрендә хезмәткә түләү өлкәсендәге эшен камилләштерү һәм үзара бәйләнешнең нәтиҗәлелеген арттыру турында”гы киңәшмәдә РФ Генераль прокуроры Юрий Чайка, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота, Идел буе федераль округы төбәкләре җитәкчеләре, РФ Оборона министрлыгы, Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе вәкилләре, РФ Пенсия фондының Идел буе федераль округы буенча идарәсе башлыгы, Идел буе федераль округына керүче РФ субъектлары прокурорлары һәм баш федераль инспекторлар катнашты.
Киңәшмәдә дәүләт хакимияте һәм РФ прокуратурасы органнарының хезмәт законнарын үтәү өлкәсендәге үзара бәйләнешенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре каралды. Идел буе федераль округында хезмәт хакы буенча бурыч 2008 елның октябрендә 400 миллион сум тәшкил итсә, 2009 елның 1 августына ул 1,2 миллиард сумга җиткән. Идел буе федераль округы төбәкләре арасында хезмәт хакы буенча иң зур бурыч Чуашстан республикасында – 220 миллион сум. РФ Прокуратурасының хезмәт законнары өлкәсендәге эшчәнлеге нәтиҗәсендә предприятие хезмәткәрләренә 3,5 миллиард сумлык бурыч кайтарылган.
“РФ прокуратурасының хезмәт хакын түләмәүгә бәйле проблемаларны хәл итәргә алынуы бик тә мөһим”, – дип белдерде Минтимер Шәймиев киңәшмә төгәлләнгәннән соң. Аның сүзләренә караганда, хезмәт хакы буенча бурычлар – комплекслы программа. Оборона комплексының кайбер предприятиеләрендә әҗәтләр 2009 елның беренче яртыеллыгында дәүләт заказларының булмавы яки тоткарлануы нәтиҗәсендә җыелган. Татарстанда кризиска каршы чаралар кабул ителгән, алар мәсьәләнең кискенлеген киметергә мөмкинлек биргән. РФ Прокуратурасы белән үзара килештерелгән гамәлләр шулай ук хезмәт законнары өлкәсендәге күп кенә проблемалы мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә.
“Кризис шартларында иң мөһиме – кешеләр эшләгән өчен хезмәт хакы алырга тиеш”, – дип ассызыклады Татарстан Президенты. Аның сүзләренә караганда, кешеләрнең үз хезмәтләре өчен бер ай, бигрәк тә берничә ай дәвамында хезмәт хакы алмавына юл куярга ярамый.