“Зәй районы барлык юнәлешләр буенча алгарыш кичерә. Сез ирешкән уңышлар һәм халыкның яхшы кәефе моны ачык раслый”, – дип белдерде бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Зәй муниципаль районына эш сәфәре барышында.
“Без сезнең районда соңгы елларда күпме эш башкарылуын яхшы беләбез. Сез Зәй һәм Татарстан Республикасы хакына тагын да яхшырак эшләргә сәләтле һәм моны булдыра аласыз”, – диде республика башлыгы “Яшьлек” боз спорт сараен ачу тантанасында.
Районның тагын бер казанышларыннан берсе – бүген биредә бөртеклеләрне урып–җыю эшләре тәмамланды. Бу хакта район башлыгы Татьяна Воропаева хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, район җитәкчелеге элеккеге хакимият башлыгы Ринат Фәрдиевның күркәм традицияләрен дәвам итә һәм Зәйдә яшәүчеләрнең тормышын яхшырту өчен мөмкин булганның барысын да эшли. Ул шулай ук шәһәрдә Ринат Фәрдиев исемендәге парк ачылуы хакында да хәбәр итте.