26 августта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Буа муниципаль районына эш сәфәре кылды. М.Шәймиев беренчеләрдән булып Буа шәһәренең капиталь ремонттан соң ачылган 2 нче лицее белән танышты. Республика башлыгын ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов һәм район башлыгы Рафаэль Әбүзәров озатып йөрде.
Лицей бинасы 1976 елда төзелә һәм шуннан соң биредә капиталь төзекләндерү эшләре үткәрелми. 2009 елда лицей бусагасын 67 бала тәүге мәртәбә атлап керәчәк, биредә барлыгы 620 укучы белем алачак.
Минтимер Шәймиев яңартылган бина белән танышуны компьютер сыйныфыннан башлады. Анда өлкән сыйныф укучылары Интернет аша Татарстан Республикасының рәсми порталына керде. Минтимер Шәймиев: "Татарстан Президенты хәзер ни белән шөгыльләнә?", - дип кызыксынды. Мәктәп укучылары Президент Буага килде, дип җавап бирде. Бинаның ишегалдында лицейда укучылар кунаклар өчен экология темасына театральләштерелгән тамаша әзерләгән иде.
Район башлыгы яңартылган бинаны ачу тантанасында ясаган чыгышында билгеләп үткәнчә, ремонттан соң 2 нче лицей шәһәрнең оптимальләштерелгән ике мәктәбеннән укучылар кабул итәчәк. Ул балаларга яңартылган лицейда укуда югары уңышларга ирешүләрен теләде. Минтимер Шәймиев лицейда укучылардан көнләшүен әйтте. 1 сентябрьдә алар бик яхшы укытучылар эшли торган гүзәл бинага киләчәк. Укытучы - мәгариф системасында иң мөһиме. Күптән түгел узган август конференциясендә 2010-2015 елларга исәпләнгән ТР мәгариф системасын реформалаштыру программасы тәкъдир ителде, анда укытучы үзәккә куелды.
"Без мөгаллимнәргә мораль яктан гына ярдәм итү белән чикләнмәячәкбез. Без укытучы һөнәрен иң дәрәҗәле профессия итәчәкбез", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренә караганда, республикада мәгариф системасын реформалаштыруга ныклап тотыначаклар һәм кризиска да карамастан, бу Президент программасы гамәлгә ашырылачак. Татарстан Президенты лицейда укучыларга экологиядән дәрес бирде. Ул аларга лотос - Җир йөзендәге иң чиста чәчәк хакында сөйләде. Лотосның таҗ яфракчыклары чәчәкне чистарта торган гади күзгә күренмәүче нанофильтр белән капланган. Хәзерге вакытта галимнәр әлеге табигый технологияне яңа наноматериаллар булдыру өчен кулланырга тырыша.
Республика башлыгы 2 нче лицейда укучылар һәм укытучыларны яңартылган бина ачылышы белән котлады һәм лицейга интерактив такта бүләк итте. ТР Дәүләт Советы депутаты Рәшит Шәйхетдинов исеменнән беренче сыйныф укучыларына портфельләр һәм энциклопедияләр тапшырылды.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “Буа элеваторы” ААҖндә орлык чистарту заводын ачу тантанасында катнашты.
Бу чарада Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Гобәйдуллин, Буа районы башлыгы Рафаэль Әбүзәров катнашты.
Буалылар элеваторда Татарстан Президентына 2009 ел уңышын символлаштыручы икмәк тапшырдылар. Аның сүзләренчә, Буа районында 200 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынган, бер гектардан алынган уртача уңыш 44 центнердан артык тәшкил иткән. “Сезгә шундый мул уңыш үстергән өчен рәхмәт”, - диде республика Илбашы.
Ул аеручы кризиска карамастан, көзге чәчүгә минераль ашлама алу өчен кредит бирү һәм ягулык-майлау материаллары өчен субсидия бирү мәсьәләләре хәл ителүен билгеләп үтте. Республиканың агросәнәгать комплексы ТР Хөкүмәтеннән ярдәм алды һәм алачак.
Ринат Гобәйдуллин бу чарада орлык чистарту заводын төзегәндә иң алдынгы технологияләр кулланылды, дип сөйләде. Бу завод чистарткан орлыкны файдалану бер гектардан алынган ашлыкны 5 центнерга кадәр арттырырга мөмкинлек бирә. “Алтын башак” кырларында арткан уңыш 100 мең тонна тәшкил итәчәк. “Бу завод – кризиска безнең җавап”, - дип белдерде ул.
Минтимер Шәймиев заводта югары репродукцияле ашлыкның сыйфатын тикшерү лабораториясендә булды. Лаборатория белгечләре сыйфат контроле технологияләре турында сөйләделәр һәм автомат үлчәүләрнең ничек эшләвен күрсәттеләр.
Минтимер Шәймиев төп цехта производство линиясен эшләтеп җибәрү төймәсенә басты һәм ашлык бункерларга коела башлады. Завод сәгатенә 20 тонна, ә бер елда югары репродукцияле 120 мең тонна орлык чистартырга сәләтле. Орлыкларның саклый торган савытларга 5 мең тонна ашлык сыя.