Чирәмдәге хоккей спорты белән шөгыльләнүчеләр Олимпиадада чыгыш ясау хокукы өчен көрәшәчәк

2009 елның 25 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев адресына Россиянең Чирәмдәге хоккей федерациясе президенты Сергей Чеченковтан хат килде, анда Уэльста узган Ауропа чемпионатында (Трофи) Россиянең җыелма командасы 2 урынны алды, дип хәбәр ителә.

Россия командасы үз төркемендә барлык көндәшләрен (Италия 6:3, Беларусь 6:1 һәм Ирландия җыелма командасы 2:1) җиңеп 1 урынны алды. Россия җыелма командасы чемпионатның ярымфиналында Чехия командасын 4:1 исәбе белән җиңде, безнең команда бары тик финалда гына Ирландиянең җыелма командасына 1:2 исәбе белән оттырды.

Россия җыелма командасы уңышлы чыгыш ясавы нәтиҗәсендә Ауропаның иң көчле 8 командасы исәбендә 2011 елда булачак Ауропа Чемпионатының югары дивизионында чыгыш ясау хокукы һәм 2012 елда Лондонга Олимпия юлламасы өчен көрәшү хокукы алды.

Россиянең җыелма командасы составына Казанның "Динамо" клубы уенчылары Тимур Николаев һәм Алексей Майоров кергән, дип хәбәр итә, Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International