РФ Премьер-министры урынбасары - РФ Хөкүмәте аппараты җитәкчесе Сергей Собянин Казанда эш сәфәре вакытында Федераль теркәү хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсендә булды, анда Электрон Хөкүмәт проектын төзүдә ТР тәҗрибәсе белән танышты.
Вице-премьерны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев озатып йөрде, шулай ук сәфәрдә Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Игорь Щеголев, Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Сергей Собянин һәм хакимиятнең башка федераль органнары вәкилләре "Электрон Хөкүмәт проектын төзү буенча Татарстан тәҗрибәсе һәм федераль башкарма хакимият органнарының гражданнарга, оешмаларга инфокоммуникация технологияләрен кулланып хезмәт күрсәтү буенча эшчәнлеге" күчмә киңәшмәсен үткәрү өчен Казанга килделәр. Кунакларга киңәшмә алдыннан республиканың электрон хезмәтләр өлкәсендә гамәлгә ашырылган эшләнмәләре тәкъдим ителде.
Кунаклар республиканың Теркәү палатасында төрле бүлекләрдә булдылар. Шулай итеп, Сергей Собянинга ипотека теркәү бүлегендә кабул итүгә дистацион язылу системасы тәкъдим ителде. Чират җыелмасын өчен халык кабул итүгә билгеле бер вакытта Интернет, телефон яки махсус электрон терминал ягъни инфомат ярдәмендә языла ала. Мондый терминаллар хәзер Федераль теркәү хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең барлык территориаль бүлекләрендә урнаштырылган, халык кабул итүгә ешрак инфомат ярдәмендә языла.
Күчемсез милеккә булган хокукларны теркәү бүлегендә кунакларга "ышаныч бүлмәсе" тәкъдим ителде, бу һәр кеше видеокамерага Теркәү палатасының эше буенча үз дәгъваларын һәм тәкъдимнәрен белдерә ала торган махсус бүлмә.
Сергей Собянин, Игорь Щеголев һәм башка кунаклар кадастр хисабы органнары белән эшләү буенча электрон система белән таныша алды. Билгеле мәгълүматлар буенча бу системаны гамәлгә кертү төрле процедуралар үтүне 4 тапкыр кыскартырга мөмкинлек биргән.
Шул ук вакытта Татарстанда күчемсез милекне теркәү электрон системасын төзү федераль дәрәҗәдә тиешле законнар булмау белән тоткарланып тора. Россия Хөкүмәте аппараты җитәкчесе бөтен Россия буенча мондый электрон система кертергә кирәклеген раслады. "Хәзерге вакытта теркәүгә караганда йорт төзү җиңелрәк", - дип белдерде Сергей Собянин.
Минтимер Шәймиев үз чиратында электрон системаның күчемсез милек һәм беренче чиратта җир участокларының милекчеләре арасындагы бәхәсле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итүенә аеруча игътибар бирде. "Милекчеләр күбрәк булган саен, бәхәс тә көчәя", - дип ассызыклады Татарстан Илбашы.
Федераль теркәү хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсенә визит ахырында Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге җитәкчесе Николай Никифоров Сергей Собянинга халыкка мөстәкыйль рәвештә күп кенә теркәү процедураларын үтәргә мөмкинлек бирүче электрон терминалны тәкъдим итте.