Татарстан Президенты Кайбыч районында җәмәгать үзәген ачу тантанасында катнашты

2009 елның 22 августы, шимбә

22 августта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Кайбыч муниципаль районына эш сәфәре кылды. Сәфәрдә аны район башлыгы Җәүдәт Гаффаров озатып йөрде.

Татарстан Президенты Олы Кайбыч авылында муниципаль районның җәмәгать үзәге бинасын ачу тантанасында катнашты. Әлеге бинада район башкарма комитеты, шулай ук 20 хезмәт урнашкан, аларда 150 кеше эшләячәк. Бердәм комплекста хәзер ЗАГС, теркәү хезмәте, пенсия бүлеге һәм башкалар урын алган. Бинада эш "бер тәрәзә" принцибы буенча оештырылган.

Минтимер Шәймиев үзәкне ачу тантанасында ясаган чыгышында билгеләп үткәнчә, район өчен бик тә кирәкле әлеге бинаны Кайбыч халкы 15 ел көткән. Быел, кризиска да карамастан, аны файдалануга тапшырдылар.

Татарстан Президенты фикеренчә, 1991 елда Кайбыч районын Апас районы составыннан бүлеп чыгару турындагы карар дөрес булган. Халыкның район оешуга бәйле өметләре акланган. Элегрәк территориясе зур булган Апас районы игенчелек буенча Буа һәм Чүпрәле районнарыннан калыша иде. Хәзер исә бу өлкәдә алга китеш күзәтелә.

"Быелгы кыен шартларда да сездә уңыш начар түгел. Уңыш гектарыннан 30 центнердан артып китә икән, бу инде яхшы дигән сүз. Сезгә моның өчен зур рәхмәт!", - дип белдерде Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республикада суктырылган ашлыкның күләме 3,5 миллион тоннага якынлаша. Корылык шартларында заманча технологияләр кулланылмаса уңыш күпкә азрак та булыр иде. Бүгенге көндә киләчәк уңышка нигез салына.

"Кризис елында без әлеге иҗтимагый-административ үзәкне файдалануга тапшырабыз. Бу - районга яхшы бүләк һәм аның яңа символы. Әлеге казаныш белән котлыйм. Сәламәтлек, иминлек һәм Кайбыч районының алга таба чәчәк атуын телим", - дип тәбрикләде Татарстан Президенты үзәкне ачу тантанасына килгән Олы Кайбыч авылы халкын.

Яңа бинаның символик ачкычын тапшырганнан соң, Минтимер Шәймиев җәмәгать үзәге белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International