Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшинның Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлавы
2009 елның 22 августы, шимбә
Кадерле татарстанлылар! 22 августта без Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен билгеләп үтәбез. Россия әләменә тугрылык, аны хөрмәт итү ике гасыр дәверендә чын патриотларга хас сыйфатлар булып саналган. Аклы-зәңгәрле-кызыллы флаг астында Россиянең дәүләтчелеге үсте һәм ныгыды, илебезнең бай елъязмасы язылды. Озак еллар онытылып торганнан соң, Ватаныбызның үткәнен һәм бүгенгесен бәйләүче җепне яңартып, 1993 елда Россия флагының кабат дәүләт статусы алуы – безнең өчен сөенечле хәл.
Бүген дә Россия халкы үзенең өч төсле байрагы астында демократик федератив дәүләт төзи, аның икътисадый үсеше һәм социаль яктан камилләшүе өчен кирәк¬ле шартлар тудыра. Россия флагы белән фәндә, мәдәнияттә, спортта яңа җиңүләр яулана. Ә иң мөһиме: Россия флагы кешеләрдә патриотлык хисләре уята. Россия халкы шатлыкны да, көенечне дә иле белән уртаклашырга тели. Дәүләт флагы бәйрәмнәрдә дә, көндәлек тормышта да бу берләшүнең символы булып тора. Әлеге рухи күтәрелеш дәүләт тарафыннан да яклау тапты: үткән елның ноябрь аенда Дәүләт Думасы Федераль конституциячел законга берничә үзгәреш кертте. Хәзер Россия гражданнары Дәүләт флагын яисә аның сурәтен рәсми рөхсәттән башка да куллану хокукына ия. Ниһаять, без башка илләрдә милли тантаналар, халыкара спорт ярышлары вакытында шатланган халык төркемнәренең патриотлык хисләрен үзләренең милли флаглары ярдәмендә белдерүенә кызыгып караудан туктарбыз. Хәзер безнең дә моңа законлы хокукыбыз бар. Илебез һәм ватандашларыбыз белән горурлану өчен нигезләр дә аз түгел. Үтелгән юлның кыенлыкларына һәм бүгенге проблемаларга карамастан, Россия Федерациясе куәтле һәм бөек держава булды һәм шулай булып калачак.
Бәйрәм белән сезне, кадерле татарстанлылар!
Россия әләме безнең данлы күпмилләтле Ватаныбыз өстендә һәрвакыт шулай горур җилфердәсен!
22 август 2009 ел
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз