Казанда РФ һәм Таҗикстан Эчке эшләр министрлыкларының берләштерелгән коллегия утырышы узды

2009 елның 21 августы, җомга

Казан ратушасында Россия Федерациясе һәм Таҗикстан Республикасы эчке эшләр министрлыкларының берләштерелгән коллегия утырышы узды.

Анда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе эчке эшләр министры, армия генералы Рәшит Нургалиев, Таҗикстан эчке эшләр министры, милиция генерал-лейтенанты Абдерахим Кахаров, ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров катнаштылар.

Утырышта хокук саклау ведомстволарының миграция өлкәсендә хезмәттәшлеге, халыкара җинаятьчел төркемнәр кылган җинаятьләрне тикшерүдә ярдәмләшү мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International