Татарстан кулланучылар берлеге - әзерләү эшчәнлеге буенча Россиядә иң яхшысы

2009 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев адресына Россия кулланучылар берлеге Директорлар советы рәисе Евгений Кузнецовтан телеграмма килде.

Телеграммада хәбәр ителгәнчә, 2009 елның II кварталындагы ярышларның нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге Татарстан кулланучылар берлегенә әзерләү эшчәнлеген үстергән өчен беренче урынны бирә һәм кулланучылар кооперациясенә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерә. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International