19 августта Казанның Яңа Савин районында урнашкан 177 нче мәктәбендә республика педагогларының август киңәшмәсе үтә. Аның эшендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, министрлык-ведомстволар җитәкчеләре һ.б. катнаша.
Аерым предметлар тирәнтен үзләштерелә торган әлеге урта гомумбелем бирү мәктәбе үз ишекләрен моннан бер ел элек кенә ачкан иде. Гасыр мәктәбе дип аталучы бу белем йорты заманча компьютер һәм мультимедиалы техника белән җиһазландырылган. Киңәшмә башланыр алдыннан Президент һәм башка кунакларга биредә киң файдаланылучы мультимедиалы җиһазлар, алар ярдәмендә аерым предметларны өйрәнү ысуллары демонстрацияләнде. Шулай ук алар "Бер укучыга-бер компьютер" дигән электрон укыту моделе белән якыннан танышты. Казан әлеге модель тәҗрибә рәвешендә сынала торган шәһәрләрнең берсе. Бу системаның асылы һәр укучының даими рәвештә локаль һәм глобаль мәгариф челтәренә керүен тәэмин итү һәм җәмгыятьне мәгълүматлаштыру шартларында белем бирүне күтәрүдән гыйбарәт. Дәрес барышында укытучы шушы модельне кулланып укучыларны тикшеренү эшләренә, мәгълүматны тирәнтен эзләүгә җәлеп итә ала. Шулай ук мәктәп фойесенда республика башлыгына үзебезнең җиңел сәнәгать предприятиеләре "Адонис", "Швейник", "Стиль", "Ирэн", "Спартак" җәмгыятьләре үз продукцияләрен- мәктәп формалары һәм балалар-үсмерләр өчен аяк киемнәрен презентацияләде.
Ә мәктәп янында республика җитәкчеләрен Татар иҗтимагый үзәге активистлары лозунглар белән каршы алды. Алар белем бирү стандартларында төбәк компонентын саклап калу, Бердәм дәүләт имтиханнарын ана телендә бирү мөмкинлеге хакында сүз кузгатты. ТР Президенты Минтимер Шәймиев сөйләшү барышында белдергәнчә, милли белем алу проблемасы бик четерекле мәсьәлә. Аның фикеренчә, бер яктан милләтнең киләчәген уйларга, телне саклап калырга, икенчедән, балаларны конкурентлыкка сәләтле шәхес итеп тә тәрбияләргә кирәк. "Һәр милләт мәктәпкә кергәнче үк үз туган телен балаларына сеңдерергә тиеш. Безгә балаларны 5-6 үк яшьтән үк ана телендә тәрбияләүгә нык игътибар итәргә кирәк. Башлангыч сыйныфларда балага ана теленнән тирән, ныклы белем бирелергә тиеш. Аны белем стандартына кертеп, кирәк булган кадәр укытырга кирәк. 5 сыйныфка кадәр ана телен көчле итеп укытканда, ул балада гомерлеккә кала", -дип саный Президент. Ә инде конкурентлы шәхес булып үсәр өчен, 8-11 сыйныфларда балага башка телләрне үзләштерү өчен шартлар тудырылырга тиеш. Президент бу мәсьәләнең бүгенге киңәшмәдә күтәреләчәген җиткереп, хәзер республикада алдагы 5 елга Мәгарифне үстерү буенча комплекслы программа әзерләнүен хәбәр итте.
Башкаланың Яңа Савин районындагы "65 нче квартал" микрорайоны елдан-ел ямьләнә бара. Меридиан һәм Четаев урамнары кисешендә урнашкан территория әле кайчан гына законсыз стоянка урнашкан, төзелеш һәм каты көнкүреш калдыклары өелгән ташландык урын иде. Бүген ул Казанның заманча 177 нче мәктәпне, спорт мәйданчыгын, балалар бакчасын, матур скверны эченә алган гүзәл урынына әйләнде. Биредә урнашкан балалар бакчасы "Әкият йорты" дип атала. Ике катлы бу бинаның төзелеше инде тәмамланып, ул сентябрь аенда нәниләрне кабул итәргә җыена. Ә бүген "Әкият йорты" беренче кунаклар кабул итте. Яңа төзелгән бакча белән танышырга ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һәдиуллин һ.б. килгән иде.
Башкаланың Яңа Савин районындагы "65 нче квартал" микрорайоны елдан-ел ямьләнә бара. Меридиан һәм Четаев урамнары кисешендә урнашкан территория әле кайчан гына законсыз стоянка урнашкан, төзелеш һәм каты көнкүреш калдыклары өелгән ташландык урын иде. Бүген ул Казанның заманча 177 нче мәктәпне, спорт мәйданчыгын, балалар бакчасын, матур скверны эченә алган гүзәл урынына әйләнде. Биредә урнашкан балалар бакчасы "Әкият йорты" дип атала. Ике катлы бу бинаның төзелеше инде тәмамланып, ул сентябрь аенда нәниләрне кабул итәргә җыена. Ә бүген "Әкият йорты" беренче кунаклар кабул итте. Яңа төзелгән бакча белән танышырга ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һәдиуллин һ.б. килгән иде.
Әлеге 44 нче балалар бакчасының проектын "Казгражданпроект" институты эшләгән, ә төзелеш эшләрен "Казаньцентрстрой" алып барган. Төзелеш чыгымнары 100 млн. сумнан артык булып, ул тулысынча шәһәр һәм республика казналарыннан финансланган. Гомуми мәйданы 2650 кв. м. булган бу ике катлы бина йокы, уен, физкультура, музыка белән шөгыльләнү залларын, медицина блогы һәм логопед кабинетын, уку сыйныфын, азык әзерләү блогын һ.б. хуҗалык бүлмәләрен эченә ала. Ишегалдында балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары төзелгән. "Әкият йорты" 110 баланы кабул итүгә исәпләнгән. 4 төркем 4-7 яшьлек балалардан, 2 төркем ясли яшендәге нәниләрдән формалашачак.
Татарстан Президенты һәм башка кунаклар биредәге уен, йокы спорт, бию заллары белән танышты. Нәниләр исә кунакларга төрле милләт вәкиләре биюләрен бүләк итте. Бу күңелле очрашу күмәкләп фотога төшү белән тәмамланды.
Казанда "65 нче квартал" микрорайоны Тузган торакны бетерү программасын гамәлгә ашыру елларында төзелгән иде. Бүгенге көндә биредә 30 меңгә якын кеше яши. Ә Яңа Савин районында барлыгы 200 меңнән артык кеше гомер кичерә. Район халкының нигезен яшь гаиләләр тәшкил итүен исәпкә алсаң, биредә мәктәп һәм балалар бакчасына ихтыяҗның зур булуы күзгә ташлана. Бүгенге көндә районда 28 мәктәп һәм 41 балалар бакчасы эшләүгә карамастан, шәһәрнең бу өлешенә социаль инфраструктура җитми. Яңа Савин районында хәзер 5000 бала бакчага чират көтә. Бүген яңа бакча белән танышырга килгән ТР Президентына әлеге проблема хакында биредә яшәүче ата-аналар да бәян итте.