"Татарстан - яңа гасыр" каналында "Рамазан мөбәрәк булсын" дигән проект башлана

2009 елның 19 августы, чәршәмбе
Рәсәй Ислам университеты "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе һәм Бөтендөнья ислам яшьләре ассамблеясе белән берлектә Рамазан аена багышланган "Рамазан мөбәрәк булсын" дип аталган проект әзерләгән.

РИУның рәсми сайты хәбәр иткәнчә, 21 августтан алып һәр көнне "Доброе утро" һәм "Хәерле иртә" программалары кысаларында "Татарстан - яңа гасыр" каналында бәйгеләр үткәреләчәк, вәгазьләр сөйләнеләчәк, мөселман өммәтенә кагылышлы сюжетлар күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International