Минтимер Шәймиев РФ Пенсия фонды җитәкчесе Антон Дроздов белән очрашты

2009 елның 18 августы, сишәмбе

18 августта Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев РФ Пенсия фонды җитәкчесе Антон Дроздов белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Президентының Социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, РФ Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Марсель Имамов катнашты.

Cоңрак журналистлар белән булган әңгәмә барышында Антон Дроздов очрашуда күтәрелгән төп темаларга тукталды. Киләсе елдан илнең гамәлдәге пенсия системасына кертеләчәк үзгәрешләр, пенсия системасына кагылышлы яңа законнар шартларында эшләүгә әзерлек, шул уңайдан халык арасында мәгълүмати аңлату эшләре алып бару, иминият взнослары белән яңача идарә итү, заманча электрон технологияләр ярдәмендә халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрү, пенсияләрнең җыю өлешен инвестицияләү - ТР Президенты белән очрашуда әнә шулар хакында сүз барган. "Әлеге барлык мәсьәләләр буенча аңлашу табылды. Бу мәсьәләләр буенча хезмәттәшлек дәвам итәчәк", -ди Антон Дроздов.

Росия Пенсия фонды башлыгының бу Татарстанга тәүге сәфәре. Шулай да ул республика, аның казанышлары хакында яхшы хәбәрдар. Аның фикеренчә, биредә социаль өлкәдә кулланылучы шактый алымнар тәҗрибә буларак өйрәнүгә лаек. Антон Дроздов РФ Пенсия фонды Татарстан бүлегенең эшчәнлеген югары бәяләп узды. Аның фикеренчә, пенсия органнарын яңа шартларда эшләргә әзерләүче төбәкара семинарның Казанда оештырылуы Татарстан бүлегенең инициативалы, лидерлык позициясендә баручы булуын тагын бер кат дәлилли. Аерым алганда, ул Татарстан бүлегенең электрон хезмәтләрне үстерүдә алгы сызыкта баруын билгеләп узды. Антон Дроздов белдерүенчә, пенсияләрне арттыру гына проблемаларны чишми. Иң мөһиме-пенсияләргә кагылышлы хезмәтләрне халык өчен уңайлы һәм үтемле итүгә ирешү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International