Казан шәһәре Милли мәгарифне үстерү концепциясе эшләнде

2009 елның 18 августы, сишәмбе
"Казанда милли мәгарифне саклау һәм үстерү көнүзәк проблема булып кала. Шул сәбәпле Милли мәгарифне үстерү концепциясе эшләнде", - дип белдерде башкаланың Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин.

Аның сүзләренчә, шәһәрдә милли мәгариф Казанда яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасы нигезендә тормышка ашырыла. Агымдагы уку елында башкалада татар телендә белем бирүче 40 уку йорты эшләгән, рус этномәдәни компонентны 11 гимназия, бер яһүд һәм дәүләти булмаган бер төрек мәктәбе, "Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе" мәгариф үзәге булган. "Оптимизация кысаларында татар сыйныфларындагы укучыларны 18гә җиткердек", - диде И.Һадиуллин. Норматив актлар буенча бер сыйныфта 25 укучы утырырга тиешлеген искәртеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International