Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Европа мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин IV дәрәҗә "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" ордены белән бүләкләнде.
Бу хактагы указга ил президенты Дмитрий Медведев кул куйды. "Равил Гайнетдин әлеге бүләккә рухи мәдәниятне үстерү һәм халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга зур өлеш керткәне өчен лаек булды", – диелә Президент сайтында дөнья күргән документ текстында. Дәүләт башлыгы указга 11 августта кул куйган. 25 августта исә Мөфтиләр шурасы рәисенә 50 яшь тула.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.