Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казан мэриясендә Бердәм имтихан тапшыру нәтиҗәләрен яхшырту турында фикер алыштылар
2009 елның 17 августы, дүшәмбе
"Бердәм дәүләт имтиханы күп нәрсәне үз урынына куйды. Ул - балаларның әзерлеген күрсәтә торган фактор", - дип белдерде бүген Казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә.
Узган уку елында Казанда Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру нәтиҗәләре белән танышкач, шәһәр башлыгы үзенең канәгатьсезлеген яшермәде. Республика күләмендә теге яки бу предмет буенча 100 балл җыйган укучыларның яртысы Казанга туры килсә дә, мәҗбүри саналган математикадан 155 укучы (барлык имтихан бирүчеләрнең 2,3 проценты) һәм рус теленнән 156 укучы (2,3 процент) сынауны бөтенләй тапшыра алмаган. Кара исемлектә - Идел буе, Авиатөзелеш һәм Совет районнары. Илсур Метшин әлеге район башлыкларыннан имтиханнары ничек шулай начар тапшырылу сәбәпләрен сорашты. Авиатөзелеш районы башлыгы Сергей Батин сүзләренчә, икеле алганнарның күпчелеге - кичке мәктәпләрдән. Сүз уңаеннан шуны әйтергә кирәк: 2009 елда сынау тоткан 7906 кешенең бер меңгә якыны кичке мәктәпләрдә белем алган.
Илсур Һадиуллин хәбәр иткәнчә, көндезге мәктәпләрдә белем алучы укучыларның рус теле, математика, информатика, химия, биология, физика, рус әдәбияты, җәмгыять белеме, Россия тарихы, инглиз һәм немец телләре буенча күрсәткечләре гомумреспублика күрсәткечләреннән яхшырак, ә география һәм француз теленнән - түбәнрәк.
БДИ нәтиҗәләрен анализлаганнан соң, күрсәткечләрнең түбән булуын Казан шәһәре Мәгариф идарәсе уку планының үзенчәлегендә, югары сыйныфларда берни белән кызыксынмый торган укучыларның укуында, укыту-методик комплектларының БДИга әзерләү өчен юнәлтелмәгән булуында, укытучыларның хәзерлегендә, балаларның психологик яктан нәзберек булуында дип тапканнар.
Сынау нәтиҗәләрен яхшырту юлларын бүген мэриядә бергәләп эзләделәр. Илсур Метшин сүзләренчә, классик укытучылар белән яңа методикаларга нигезләнеп эшли торган педагоглар арасында "алтын урталыкны" табу зарур. Мэр И.Метшин Илсур Һадиуллинның муниципаль методик хезмәтләрне яңартып кору тәкъдимен хуплап каршы алды. "Без үз алдыбызга амбициоз бурычлар куярга - бөтен республикага үрнәк булырга тиешбез", - диде шәһәр башлыгы, Санкт-Петербург һәм Мәскәү кебек Россия шәһәрләренә йөз тотып эшләргә кирәклеген ассызыклап.
МА "Татар-информ", 2009 елның 17 августы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз