Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
9 - 11 сентябрь көннәрендә Казанда "Нефть, газ. Нефть химиясе" традицион күргәзмәсе узачак
2009 елның 17 августы, дүшәмбе
Нефть, газ секторы аналитиклары, эшлекле даирә вәкилләре, федераль һәм төбәк хакимиятләре җитәкчеләре, тармак предприятиеләренең топ-менеджерлары сентябрь аенда Казанга халыкара "Нефть, газ. Нефть химиясе" махсуслаштырылган күргәзмәсенә җыелачак. Әлеге традицион чара быел ТР Президенты һәм Хөкүмәте булышлыгында 16 нчы тапкыр оештырыла. Күргәзмә барган көннәрдә биредә үк "Россия нефть-газ комплексында техник регламентларны гамәли куллану" дигән IV халыкара конференция эшләячәк.
Нефть, газ, химия комплексы предприятиеләрен җиһазландыруда һәм технологик инфраструктураны үстерүдә мөһим роль уйнаучы күргәзмә тармакта эре һәм кече предприятиеләрнең үзара хезмәттәшлегенең конструктив формаларын киңәйтергә, фәнни потенциалны үстерүгә ярдәм итә. Ул ел саен Россиянең һәм чит илләрнең 200 дән артык әйдәп баручы компаниясен үзенә җыя. Узган ел да анда 200 дән артык предприятие һәм оешма үз эшләнмәләрен, яңа технологик проектларын тәкъдим иткән иде.
"Нефть, газ. Нефть химиясе" күргәзмәсен аның төп экспонентлары булган эре нефть-газ комплексы предприятиеләреннән башка күзаллап булмый. Алар арасында даими катнашучылар - "Татнефть", "Казан органик синтез", "Түбән Кама нефтехим", "Түбән Кама шин", ТАИФ-НК, "Транснефть" (Мәскәү) җәмгыятьләре дә бар. Шулай ук "РИТЭК", "ЮМО", "Самсон Контролс", "ГРАСИС" җәмгыятьләрен, "Иокогава Электрик БДБ" җәмгыятенең филиалын һ.б. күрергә мөмкин булачак. Быел да экспозицияләрдә нефть һәм газ ятмаларын үзләштерүдә кирәкле җиһазлар, авыр үзләштерелүче "кара алтын" запасларын табу технологияләре, нефть эшкәртү, нефть химиясе һәм химия тармакларында җитештерелгән продукция тәкъдим ителәчәк.
Нефть һәм газ сәнәгатенең актуаль проблемалары 9-11 сентябрь көннәрендә "Россия нефть-газ комплексында техник регламентларны гамәли куллану" дигән IV халыкара конференциядә күтәреләчәк. Аны Россия Сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Техник җайга салу һәм метрология буенча федераль агентлык, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россиянең нефть, газ комплексында стандартлаштыру һәм техник җайга салу буенча тармакара совет оештыра. Конференция эшендә Россиядән, якын һәм ерак чит илләрдән 300 дән артык делегат катнашыр дип көтелә. Алар арасында Стандартлаштыру өлкәсендә дөньякүләм танылган белгечләр, БМО ның Ауропа экология комиссиясе җитәкчелеге, илнең һәм дөньяның әйдәп баручы нефть-газ компанияләре җитәкчеләре һ.б. булачак. Техник регламентларны гамәлдә куллану конференциядә күтәрелә торган төп мәсьәләләрнең берсе булачак. "Биналарның һәм корылмаларның иминлеге", "Янгын куркынычсызлыгы буенча таләпләр", "Автомобиль һәм авиация ягулыгы, дизель һәм суднолар ягулыгына таләпләр" әнә шундыйлардан. Конференциядә катнашучылар "Стандартлаштыру турында" федераль канун әзерләнү сәбәпле, чиктәш законнарга үзгәрешләр кертү, нефть-газ компанияләренең Россия, БМО ның Ауропа икътисади комиссиясе, ЕврАзЭс ның техник регламентларын эшләүдә катнашуы мәсьәләсен дә күтәрергә җыена.
МА "Татар-информ", 2009 елның 17 августы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз