"Алтын минбәр" фестиваленең сайлап алу комиссиясе үз эшен төгәлләде
2009 елның 17 августы, дүшәмбе
"Алтын минбәр" V Халыкара мөселман киносы фестивале сайлап алу комиссиясенең йомгаклау киңәшмәсендә фестивальнең конкурс һәм конкурстан тыш программасы раслана.
"Татаркино" дәүләт учреждениесеннән хәбәр ителгәнчә, фестивальнең сайлап алу комиссиясенә 67 ил тарафыннан 398 фильм тәкъдим ителгән иде. Аларның 167 - нәфис, 138 - вәсикави, 94 - кыска метражлы фильм. Быел бәйге программасында бары 34 фильм гына катнашу хокукын ала. Бәйгедән тыш фестиваль программасына 22 кино әсәре кертелә. Алар "Татар киносы көне", "Кавказ киносы көне", "Халыкара панорама" дигән махсус кинопрограммалары кысаларында күрсәтеләчәк.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.