Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
16 августта Казанда III Мөселман яшьләре фестивале үз эшен тәмамлады
2009 елның 16 августы, якшәмбе
Казанда Кол Шәриф мәчетендә дүшәмбе көнне - 10 августта ачылып киткән III Мөселман яшьләре фестивале бүген башкаланың Мәрҗани мәчетендә үз эшен тәмамлады. Гомумроссия масшабындагы чара исемен алган, быел Болгар шәһәрендә узган фестивальдә быел 30 төбәктән йөздән артык егет һәм кыз катнашты. 2008 елда исә Татарстаннан һәм Россиянең 25 төбәгеннән йөзгә якын вәкил әлеге форумда фикер алышкан иде.
Беренче тапкыр 2007 елда Татар яшьләре көннәре кысаларында узган фестиваль икенче тапкыр инде мөстәкыйль чара буларак оештырылды һәм Россия Федерациясендә яшәүче мөселман яшьләрен берләштерү, үзара эшлекле элемтәләрне җайга салуны күз алдында тоткан иде.
Быел фестивальне оештыруда ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР Министрлар Кабинеты кармагындагы Дин эшләре идарәсе, ТР Мөселманнары Диния нәзарәте, "Идел" яшьләр үзәге, татарларның федераль милли-мәдәни мохтарияты катнашты.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, быелгы фестивальнең программасы бай эчтәлекле итеп төзелгән. Программага күренекле дин әһелләре, хәзрәтләр - Җәлил хәзрәт Фазлыев, Илдус Фәизов, Мәхмүт Шәрәфетдинов, Әлбир Крганов, галимнәр һәм дәүләт эшлеклеләре белән очрашулар кертелгән иде. Фестивальдә шулай ук ТР Министрлар Кабинетының узган елның декабрь аенда чыккан карары нигезендә кабул ителгән "2009-2011 елларда Татарстан Республикасында экстремизм һәм террорчылык профилактикалау" буенча максатчан программасы кысаларында, әлеге проблемага да игътибар бирү күздә тотыла дип хәбәр ителде.
Бүген фестивальнең ябылу тантанасында ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Дин эшләр идарәсе башлыгы Ринат Вәлиуллин, Мәрҗани исемендәге мәчетнең имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, "Идел" яшьләр үзәге җитәкчесе Миләүшә Шәрәпова катнашты. Хәзрәт, яшьләргә нәсыйхәт биреп, үз артларыннан тагын да күбрәк яшьләрне ияртергә, аларны мәчетләргә алып килергә һәм намазга бастырырга өндәде. М.Җәләлетдинов урыннарда дин әһелләренең яшьләр белән сүлпән эшләвен, балалар җәй көннәрендә тайгак юлга кереп китмәсен өчен, лагерьлар оештырырга кирәклеген ассзыклап үтте. Хәзрәт сүзләренчә, бу яшьләрнең дини уку йортларына керүе мәҗбүри түгел, юрист булсынмы ул, финансистмы - күңелендә иман нуры, үзенең иманлы булуы кадерле.
Ринат Вәлиуллин исә фестивальдә катнашкан яшьләргә биредә туплаган тәҗрибәне алып кайтып таратырга, урыннарда шундый ук чаралар оештырырга һәм вакытлы матбугат битләрендә яктыртырга киңәш итте.
МА "Татар-информ", 2009 елның 17 августы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз