Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
М.Сафиуллин ТРның 2030 елга кадәр үсеш концепциясе стратегиясен эшләү тәкъдиме белән чыкты
2009 елның 14 августы, җомга
14 августта ТР Икътисад министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында министр Марат Сафиуллин республиканың 2010-2030 елларга үсеш концепциясе стратегиясен эшләү тәкъдиме белән чыкты. "Әлеге программаның кызыксыну белдергән барлык структуралар тарафыннан эшләнүе зарур. Төрле дәрәҗәдәге хакимият тә, предприятиеләр дә, халык та икътисадның кая таба барганлыгын аңларга тиеш. Башка программаларны без әлеге стратегия нигезендә координацияләргә телибез", - дип белдерде ул.
Стратегиядә төп урынны тормыш сыйфатының тиешле дәрәҗәдә булуы һәм эшлекле даирәләрдә конкурентлыкка сәләтлелек алып торачак дип көтелә. "Шул ук вакытта без хәл итәргә тиешле яңа бурычлар һәм килеп туган хәлләргә бәйле критерийлар бар", - диде М.Сафиуллин. Министр санап үткәнчә, аларга брендларны таныту һәм актив тышкы икътисади сәясәт алып бару, ташламалы шартларда алырга мөмкин булган торакка кызыктырып, республика икътисадына башка төбәкләрдән һәм БДБ илләреннән югары әзерлекле белгечләрне тарту керә.
"Бездәге социаль-икътисади сәясәтнең бурычы - кеше Татарстанда үзен якланган һәм уңайлы хис итәргә, аңа монда яшәү һәм эшләү ошарга тиеш. Бу - бик зур миссия. Шуңа күрә безгә талантлар килергә омтылырга - республика бизнес әһелләрен җәлеп итәрлек булырга тиеш", - дип белдерде Марат Сафиуллин. Министр хәзерге вакытта мәгариф һәм торак төзелеше буенча программалар эшләнүен хәбәр итте.
"Безнең икътисадның нигезен нефть табу һәм машина төзелеше тәшкил итә. Бурычыбыз, аңа нигезләнеп, башка секторлардагы эшчәнлекне көйчәйтү", - дип билгеләп үтте икътисад министры.
МА "Татар-информ", 2009 елның 14 августы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз