Казанда ТР Икътисад министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы узды

2009 елның 14 августы, җомга
Татарстанда агымдагы елның беренче яртыеллыгында тулаем төбәк продукты 365 миллиард сум тәшкил иткән, бу 2008 елның шул чоры белән чагыштырганда 8 процентка кимрәк. Россиянең тулаем төбәк продукты әлеге чорда 89,9 процент тәшкил иткән. Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Икътисад министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы узды. Утырышны ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

ТР икътисад министры Марат Сафиуллин Татарстанда агымдагы елның беренче яртыеллыгында социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре хакында бәян итте. "Яртыеллык нәтиҗәләре буенча барлык төп параметрлар буенча Татарстанның күрсәткечләре Россиянекеннән яхшырак. Республиканың төзелеш һәм йөк әйләнеше буенча күрсәткечләре уңай. Шул ук вакытта берничә тармакта башка төрле динамика күзәтелә. Кайбер күрсәткечләрне сизелерлек яхшыртуга да карамастан, тенденция әлләни уңай түгел", - дип хәбәр итте ТР икътисад министры.

Аның мәгълүматларына караганда, республикада авыл хуҗалыгы тотрыклы эшли. Әгәр һава торышы да уңай килсә, хәлләр тагын да яхшырак булыр иде. Ваклап сәүдә итү өлкәсендә уңай динамика күзәтелә. Куллану бәяләре индексы буенча Татарстанның күрсәткечләре гомумфедераль күрсәткечләрдән кимрәк. Хезмәт хакы һәм җан башына туры килгән акчалата керем күрсәткечләре хәвефкә сала.

"Икътисади үсешнең төп проблемалары кредит бирү өлкәсендәге чикләүләргә кайтып кала. Кризисның икенче дулкыны башлану куркынычы бар. Төп проблемалар - банк кредитлары, кичектерелгән дебитор-кредиторлык бурычларының үсүе, эшсезлекнең арту куркынычы һәм халыкның реаль керемнәре кимү. Шул ук вакытта тотрыклылык билгеләре дә күзәтелә", - диде Марат Сафиуллин.

Ел башыннан алып республикада куллану бәяләре - 6,3 процентка, шул исәптән азык-төлек тауарларына - 5,5, азык-төлек булмаган тауарларга - 6, халык өчен түләүле хезмәтләргә 7,9 процентка арткан. Уртача алганда илдә куллану бәяләре үсеше 7,4 процент тәшкил иткән.

Агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында төяп җибәрелгән продукциянең күләме 381,3 миллиард сум булган. Ярты ел эчендә сәнәгать производствосы индексы агымдагы елның шул чоры белән чагыштырганда 14,2 процентка кимегән һәм 85,8 процент тәшкил иткән.

Гыйнвар-июнь айларында авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 42,1 миллиард сум тәшкил иткән, бу узган елның шул чорына караганда 2,5 процентка артык. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында барлык категориядәге хуҗалыкларда узган ел белән чагыштырганда терлек һәм кош ите җитештерү - 1,8, сөт җитештерү 0,5 процентка арткан.

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында төп капиталга инвестицияләр күләме, башлангыч мәгълүматларга караганда, 104,5 миллиард сум тәшкил иткән, бу узган елның шул чорына карата 94 процент дигән сүз.

Гыйнвар-июнь айларында төзелеш эшләренең күләме 67,1 миллиард сум (96,5 процент) тәшкил иткән. Республика территориясендә 1132,5 мең квадрат метр торак сафка бастырылган, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1,2 процентка артык. Социаль ипотека буенча 129,4 мең квадрат метр торак төзелгән.

Агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында ваклап сәүдә итү әйләнеше 184,8 миллиард сум (100 процент) тәшкил иткән. Халыкның акча керемнәре узган елның шул чорына караганда 9,8 процентка арткан һәм 14456,3 сумга җиткән.

Реаль акча керемнәре 2008 елның шул чорына карата 99,3 процент тәшкил иткән. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында уртача хезмәт хакы 2008 елның шул чоры белән чагыштырганда 3,7 процентка арткан һәм 14593,4 мең сум тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International