Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казанда музей эшен нәтиҗәле оештыру мәсьәләләре каралачак
2009 елның 10 августы, дүшәмбе
7-10 сентябрьдә Казанда Россиянең музей белгечләре өчен музей менеджменты буенча "XXI гасырда музей белән идарә итү" дип аталган Милли тренинг оештырылыр дип көтелә. Әлеге тренингны үткәрүгә үз ярдәмен ЮНЕСКОның Мәсәкүдәге бюросы, гуманитар өлкәдә хезмәттәшлек итүнең Дәүләтара фонды сала. Чара ТР Милли музее, Халыкара музейлар Советының Россиядәге Комитеты тарафыннан оештырыла.
XXI гасырда музей - кешегә аның җәмгыятьтәге урынын билгеләргә ярдәм итүче инструментларның берсе. Дөньяны глобальләштерү, Интернетка чыгу, санлы технологияләр өлкәсендәге яңалыклар тәҗрибә белән алмашуны, эшләүнең яңа ысулларын булдыруны, музей белән идарә итүдә яңа методлар куллануны күздә тота. Шуңа күрә тренингны үткәрү заман таләбенә буйсына.
Тренингка Россиянең төрле өлкәләрендә урнашкан музейларының 30га якын белгече киләчәк. Чара кысаларында музей практикасында туган проблемаларны хәл итү, бүгенге заманда Россиядә музей эшен үстерү мәсьәләләре каралыр дип уйланыла. Тренинглар "Казан Кремле" дәүләт тарихи-архитектур музей-тыюлыгы, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее, Алабуга дәүләт тарихи-архитектур музей-тыюлыгы, Казан дәүләт университеты нигезендә үткәреләчәк.
Тренинглар кысаларында музей эшендә законнарны үтәү, санлы технологияләр, музей җиһазлары, маркетинг, музей туризмы, мәдәни-белем бирү һәм күргәзмә эше өлкәләрендәге белгечләр музей хезмәткәрләренә лекцияләр укыячак, практика дәресләрен оештырыр дип планлаштырыла. "Россия музейлары" рәсми сайтыннан алган хәбәргә күрә, әлеге проект музей эше өлкәсендә белем бирүдә тәҗрибә алышырга һәм музейлар арасында хезмәттәшлекне үстерергә ярдәм итәчәк.
МА "Татар-информ", 2009 елның 10 августы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз