Татарстан делегациясе "Агрорусь-2009" Халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнаша

2009 елның 14 августы, җомга
21 августта Санкт-Петербургта "Агрорусь-2009" традицион Халыкара агросәнәгать күргәзмә-ярминкәсе уза. Анда фермер хуҗалыгы җитәкчеләре, кулланучылар кооперативы рәисләре, Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары вәкилләреннән торган ТР делегациясе дә катнаша. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына ассоциациядән хәбәр иттеләр.

Күргәзмә-ярминкә кысаларында шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм фермер хуҗалыкларында яшелчәчелек һәм бакчачылыкны үстерүнең торышы һәм перспективаларына багышланган семинар узачак. Шулай ук РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Санкт-Петербург Хөкүмәте тарафыннан оештырылган "Агросәнәгать комплексында активлыкны арттыру һәм инновацион эшкуарлык нигезендә авыл территорияләрен тотрыклы үстерү" дигән темага Халыкара агросәнәгать конгрессы да үтә.

Россия Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе Фермерлар көненә багышланган матбугат конференциясе үткәрәчәк.

Күргәзмә-ярминкә кысаларында "Иң яхшы крестьян (фермер) хуҗалыгы" һәм башка конкурслар узачак. Шулай ук "Агросәнәгать комплексында эшкуарлык эшчәнлеген хокукый тәэмин итүнең үзенчәлекләре" дигән темага түгәрәк өстәл дә оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International