13 августта Чаллыда хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Республика советының пленар утырышы узды. Чарада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан Чаллы шәһәренең 1 нче Балалар һәм яшьләр иҗат сараенда Татарстан Президенты мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җиһазлар урын алган күргәзмә белән танышты. Минтимер Шәймиев Ренат Мусин картиналары куелган күргәзмәне дә карады.
Утырышта ясаган чыгышында ТР Президенты билгеләп үткәнчә, соңгы елларда бик мөһим нәрсәгә ирешелде - хәйрия эшчәнлегенең колачы елдан-ел киңәя. "Хәйрия яшәү рәвешенә әйләнергә тиеш", - дип белдерде ул.
Утырышта шәһәр мэры Илдар Халиков "Чаллы - спорт, сәламәтлек һәм тигез мөмкинлекләр шәһәре" дигән доклад белән чыгыш ясады. Аның билгеләп үтүенчә, шәһәрдә спорт белән даими шөгыльләнүчеләрнең саны елдан-ел арта бара. Соңгы биш елда ул 5 тапкыр арткан, хәзерге вакытта Автошәһәрдә 103 мең кеше даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Чаллы Россиянең Чаңгы юллары һәм Милләтләр кроссы буенча лидерлар өчлегенә керә.
Илдар Халиков утырышта катнашучыларга 4-5 август көннәрендә Автошәһәрдә Универсиадага теләктәшлек күрсәтү йөзеннән җиңел атлетика эстафетасы узуы хакындагы мәгълүматны җиткерде. 100 метрга йөгерүдә "Иң озак дәвам иткән эстафета" номинациясендә Россия рекорды куелды, шулай ук Гиннесның рекордлар китабына керү өчен заявка бирелде.
Шәһәр мэры Автокалада мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ниләр эшләнүе хакында да сөйләде. Барлык яңа биналар да пандуслар белән төзелә, иске биналар шулар белән җиһазландырыла.
"Безгә инвалидларга карата мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк. Җәмгыять үзе "инвалид" булмаска тиеш, - дип белдерде Илдар Халиков. - Кыен хәлдә калучыларга ярдәм кулы сузган һәркемгә зур рәхмәт".
Видеоэкранда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җиһазландырылган фатирның фотосын күрсәттеләр. Анда инвалид мөстәкыйль рәвештә ята һәм караваттан тора, душ керә ала.
ТР Дәүләт Советы депутаты Аида Шәрипова үз докладында Чаллы шәһәрендә тумыштан сәламәтлеккә туймаган 18 яшькә кадәрге балалар өчен нейрофизиология тернәкләндерү клиникасы төзү буенча "Зөбәрҗәт шәһәр" проекты хакында сөйләде.
Заманча тернәкләндерү үзәге төзү өчен Чаллыда тиешле ресурслар: дельфинарий һәм ипподром, квалификацияле медицина кадрлары бар. Проектны "Дети ДЦП" хәйрия фонды, "КАМАЗ" ААҖ җитәкчелеге һәм шәһәр башкарма комитеты оештыра.
Берьюлы ике югары уку йортында белем алучы һәм Сербиядә узган Универсиада волонтеры Роберт Миңнегулов утырышта волонтерлык эшчәнлеге хакында сөйләде һәм Татарстандагы барлык волонтерлар исеменнән Минтимер Шәймиевкә 1 нче номерлы волонтер кенәгәсен тапшырды. Ул Казандагы Универсиада объектларында Татарстанның гына түгел, бөтен Россиянең төзелеш отрядлары эшләсен иде дигән тәкъдим белән чыкты.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, студентлар Казандагы Универсиада объектларын төзүдә һәм волонтерлар хәрәкәтендә генә түгел, ә булачак уеннарда хезмәт күрсәтү өлкәсендә дә актив катнашырга тиеш.
Чараның йомгаклау өлешендә ТР укучыларының VII Спартакиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды. Спартакиадада дүрт төркем буенча 1-3 урыннарны алган 12 команданың тренерлары һәм хакимият башлыкларына кубоклар һәм "Фиат-Дукато" микроавтобуслары тапшырылды.