Республикада "ТР инновацияле идеяләрен үстерү клубы" төзелә

2009 елның 13 августы, пәнҗешәмбе
Тиздән "Идея" технопаркы базасында "ТР инновацияле идеяләрен үстерү клубы" ачылачак. Оешманың вазифасы клуб әгъзалары белән инновацион эшләнмәләрнең потенциаль заказчылары булган эре бизнес вәкилләре арасында үзара хезмәттәшлек булдырудан гыйбарәт. Ул шулай ук республикада социаль-икътисади, фәнни-гамәли, мәдәни, экология, инновацияле эшчәнлекне үстерү һәм инновацияле проектларны гамәлгә ашыру белән бәйле мәсьәләләргә заманча чишелешләр табуны максат итә.

"Идея" технопаркының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, клуб әгъзалары заманча җәмгыятьтә инновацияле эшчәнлек һәм белемнең абруен күтәрү, инновациялне проектларны әзерләү, гамәлгә ашыру, кадрлар әзерләү кебек мәсьәләләрне чишү белән шөгыльләнәчәк. Аерым проблемалар буенча башка хезмәттәш оешмалар белән мәгълүмат алмашу да клуб вазифаларына керә.

"ТР инновацияле идеяләрен үстерү клубы" үз сафларында инновацияле эшчәнлек алып баручы һәм проектлар эшләүче оешмалар вәкилләрен берләштерәчәк. "Идея-1000" дигән инновацияләр конкурсы финалистлары, теләк белдергәндә, әлеге клуб составына сынауларсыз гына кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International