Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Татарстанда 1,9 миллион тонна ашлык җыеп алынган
2009 елның 13 августы, пәнҗешәмбе
Татарстанда 1,9 миллион тонна ашлык җыеп алынган. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 734,5 мең гектарда суктырылган, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Татарстанда 1938,1 мең тонна ашлык җыеп алынган, шуның 440,2 мең тоннасы - көзге арыш, 881,3 мең тоннасы - көзге бодай, 356,4 мең тоннасы - арпа, 52,8 мең тоннасы борчак. Республика игенчеләре шулай ук язгы бодайны урып-җыюга кереште, бүгенге көндә 47 мең тонна язгы бодай суктырылган, уңыш гектарыннан уртача 25,8 центнер тәшкил итә. Тулаем алганда, республикада бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 734,5 мең гектар мәйданда җыеп алынган, бу фаразланганның 44 проценты дигән сүз.
Республикада уңыш гектарыннан уртача 26,4 центнер тәшкил итә. Иң югары уңыш Буа районында - гектарыннан 39,5 центнер. Арча районында әлеге күрсәткеч - 37,5, Актаныш һәм Балтач районнарында 34,5 центнерга тигез. Татарстанның Апас, Минзәлә, Әтнә, Тәтеш, Спас, Нурлат, Әлки, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Югары Ослан һәм Биектау районнарында уңыш гектарыннан 30 центнердан да ким чыкмый.
Бүгенге көндә Буа районында - 108,8 мең тонна, Арча районында - 91,5, Нурлат районында - 90,8, Әлки районында - 78,7, Спас районында - 73,9 мең тонна ашлык суктырган. Апас, Питрәч, Тәтеш, Минзәлә, Актаныш, Алексеевски, Чүпрәле һәм Кукмара районнарында суктырып алынган ашлыкның күләме 50 мең тоннадан артып китә.
Яңгырлар аркасында республикада урып-җыю эшләренең темпы кимеде. Бер көндә игенчеләр бары тик 94,9 мең тонна ашлык җыеп ала. Урып-җыю техникасының техник потенциалы 41 процентка гына файдаланыла. Бер комбайн бер көн эчендә 21 тонна ашлык суктыра. Кама Тамагы һәм Спас районнарында исә бер комбайн суктырып алган ашлыкның күләме 50 тоннадан артып китә.
Газета "Ватаным Татарстан", 2009 елның 13 августы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз